Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
16 марта 2020 12:18

Бала тәрбияләү буенча киңәшләр

Дөньякүләм танылган педагог Шалва Амонашвилидан бала тәрбияләү буенча киңәшләр: – Эштәге барлык проблемаларың, өйгә кергәндә, онытылсын, гаиләдә – башка тормыш. Балалар өчен син – көтеп алынган кеше. Уйна, шаяр алар белән. Вакыт юк дип, баланы читкә тибәрмә. – Бала өчен дәү әни, дәү әти тәрбиясе бик кирәк. Алар яшь әти-­әниләрдән күпкә...

Дөньякүләм танылган педагог Шалва Амонашвилидан бала тәрбияләү буенча киңәшләр:

– Эштәге барлык проблемаларың, өйгә кергәндә, онытылсын, гаиләдә – башка тормыш. Балалар өчен син – көтеп алынган кеше. Уйна, шаяр алар белән. Вакыт юк дип, баланы читкә тибәрмә.

– Бала өчен дәү әни, дәү әти тәрбиясе бик кирәк. Алар яшь әти-­әниләрдән күпкә тәҗ­рибәлерәк, шуңа да балагызны әби-бабайлары белән ешрак аралаштырыгыз.

– Балаларны чагыштырмагыз.

– Бала көндәлек эшләрдә катнашсын. Әти кеше машина тәгәрмәчен алыштырамы? Улы янәшәдә басып торсын.

– Баланы тәрбияләү авырга узганчы башлана. Акыллы, матур балалар турында хыялланыгыз. Уй-фикерләр тормышка ашарга сәләтле.

– Һәр баланы беренчесе кебек көтәргә кирәк. Бала – Ходайдан бирелгән бүләк, аны яратыгыз.

– Баланың күзенә карап, ихлас сөйләшегез.

– Баланы «бишле»гә укыганы өчен генә яратырга, «икеле»гә укыганы өчен генә күралмаска мөмкин түгел. Шулай икән, бу – зур фаҗига. Тормышта аралаша да белмәгән «отличникларны», «кеше» исеменә лаек булган «икеле капчыкларын» да күргәнем булды. Тормыш һәркемгә үзе бәя куя.