Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
24 марта 2020 08:43

Ир баланы ничек тәрбияләргә?

Бала үстрү, дөресрәге, баланы тәрбияле, үрнәкле итеп үстерү ата-ана өчен җиңел түгел. Бүгенге тормышыбызда ул көннән-көн авырлаша бара. Моның сәбәбе күптөрле, әлбәттә. Балалар хәзер күбрәк күрәләр, күбрәк ишетәләр, күбрәк фикер йөртәләр. Шулай да, тәрбиянең төп нигезе – үрнәк. Ир бала янында үрнәк алырдай ир-ат булу кирәк дисәк, бу – ачыш...

Бала үстрү, дөресрәге, баланы тәрбияле, үрнәкле итеп үстерү ата-ана өчен җиңел түгел. Бүгенге тормышыбызда ул көннән-көн авырлаша бара. Моның сәбәбе күптөрле, әлбәттә. Балалар хәзер күбрәк күрәләр, күбрәк ишетәләр, күбрәк фикер йөртәләр. Шулай да, тәрбиянең төп нигезе – үрнәк. Ир бала янында үрнәк алырдай ир-ат булу кирәк дисәк, бу – ачыш булмас. Борынгылар малайларны ничек тәрбияләргә дип, баш ватмаган. Малайны ир-ат тәрбияләргә тиешлеген белгән алар. Ир баланың эчке дөньясын ир кеше генә аңлый ала. Чөнки бу кичерешләрне кайчандыр ул үзе дә кичергән. Әле безнең үзебездә, татар-башкортта, һөнәргә өйрәнсен, дөнья күрсен, чарлансын, дип, ир баланы берәр һөнәр иясенә өйрәнчек итеп бирә торган булганнар. Бүген бу остазлык вазыйфасын спорт тренерлары, укытучылар, туганнар яки гаилә дуслары арасыннан баланың хөрмәтен казанган берәр кеше башкара ала. Ә андый кешенең булуы бик кирәк.

Ир-егет булып җитлегү дәверендә ир бала 3 чор аша кичә.

БЕРЕНЧЕ чорда – туганнан алып 6 яшенә кадәр бала әнисенә «чытырдап» ябышкан була әле. Әмма бу әтинең роле аз дигән сүз түгел. Ир бала әти белән үсәргә тиеш. Әти – канун. Әнинең бурычы – баланы ярату булса, әтинең бурычы – өйдәге кагыйдәләрне булдыру, аларның үтәлешен таләп итү. Әти әйткән «ярамый!» һичшиксез үтәлергә тиеш.

ИКЕНЧЕ чор 14 яшькәчә дәвам итә. Бу чорда бала аңлы рәвештә әтисенә тартыла, аңа карап, ир-ат булырга өйрәнә. Улларын ялгызлары гына үстерүче әниләр аның бу таләбен аңларга тиеш. Әтисе булмаса ни, туганнар, дуслар арасында баланың аңлаучысы, киңәшчесе булырдай кеше табылырга мөмкин. Нәкъ шушы яшьтә ир балалар малайлыкның тәмен-ямен тоя башлый икән.

Абишева Алена