Мультфильмнар иленә сәяхәт

Мультфильм сүзен ишеткәч, күз алдына күңелле музыкасы һәм кызыклы вакыйгалар белән үрелгән күренешләр килеп баса. Нинди соң ул хәзерге заман мультфильмнары? Аларның нинди начар һәм яхшы яклары бар соң? Нинди мультфильмнарның безгә файда, ә кайсылары зыян китерергә мөмкин? Мультфильм карагач, күп вакыт әти-әниләрнең: «Бала кызып китә, тискәре геройларны, начар гадәтләрне кабатлый...» дигән сүзләрен ишетергә туры килә. Уйланырлык та...
Бу җитди мәсьәлә, шуңа күрә әти-әниләр, тәрбиячеләр алдында мөһим бурыч тора. Нәрсәләргә игътибарлы булырга:
1.Мультфильм сайлаганда, әти-әниләргә аларның яшь чикләренә дә игътибар итәргә. 0+, 6+, 12+, 16+ һәм 18+ була.
2. Мультфильм геройлары матур түгел, кайвакыт куркыныч ямьсез. Бала өчен һәрвакыт уңай герой матур кыяфәтле, шул вакытта гына ул кемгә охшарга тырышырга икәнен дөрес сайлый ала;
3. Төп геройлар – балалар әти-әниләре белән конфликтка керә. Бер-берләренә хөрмәт, игътибар юк;
4. Яхшы сыйфатларга, тәртипкә өйрәтә торган.

Хөрмәтле, өлкәннәр! Бу исемлекне без сезнең белән бергәләп дәвам итәрбез.

Шулай итеп балага нинди мультфильм карарга яраклыгын сайлау әти-әниләргә йөкләнә. Чөнки мультфильмнар балаларның үсешенә һәм аңына нык тәэсир ясый. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәктәпкәчә яшьтәге балаларга мультфильмнарны көненә 30 минут кына карарга рөхсәт итә.
Татар мультфильмнарын төшерүче «Татармультфильм» оешмасы Казанда 2009 елда оешкан. Ул Татарстанда балалар өчен милли-мәдәни җирлек булдыруны максат итеп куйган дисәк тә ялгышмабыз. Яшь буынга туган иленә, теленә мәхәббәт тәрбияләүдә аның кыйбласы. Дусларым, бүген без бергәләп «Татармультфильм» ның Абдулла Алиш әкияте буенча төшерелгән «Бал корты һәм Шөпшә» әкиятендәге төп геройны ясарбыз. Ялкау булмаска, эшчән булырга өнди ул. 

Дусларың белән бүлеш

 

 

Журналның иң беренче санын күрәсең киләме?




Сетевое издание «Салават купере»
© 2014-2023 Филиал АО «Татмедиа» «Редакция журнала «Салават купере»
Свидетельство о регистрации СМИ ЭЛ № ФС77-59902,
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций (Роскомнадзор) от 17.11.2014 г.
Настоящий ресурс может содержать материалы 0+.
Вся информация, размещенная на данном веб-сайте, предназначена только
для персонального пользования и не подлежит дальнейшему воспроизведению и/или распространению
в какой-либо форме, иначе как с письменного разрешения редакции журнала «Салават купере».
При цитировании гиперссылка обязательна.
Адрес редакции: 420066, Российская Федерация, Республика Татарстан, Казань, ул. Декабристов, 2
Телефон: +7 (843) 222-05-46 (1646).
Электронная почта: salavatkupere@mail.ru, salavat-kupere.dir@tatmedia.com.
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»
Руководитель филиала: Хуснутдинов Зиннур Зиятдинович
Главный редактор: Файзуллина З.З.
Политика о персональных данных в АО "ТАТМЕДИА"
Антикоррупционная политика АО "ТАТМЕДИА""

Сайт разработан в IT департаменте АО Татмедиа»