Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
01 апреля 2020 09:15

Баланың сөйләмен үстерәбез

Баланың үзаңын үстерә торган уеннар яки психикасына зарары булмаганнар турында сөйләшербез. Алда әйтеп кителгәнчә, балага мультфильм куйганда әти-әни игътибарлы булсын иде.  Танып белүен, фикерләү активлыгын, сөйләм телен үстерү, үзаңын үстерү кебек төшенчәләр өлкәннәргә таныш. Хөрмәтле, әти-әниләр, мультфильм куйганчы ук, үзегез дә аны бер тапкыр карап чыксагыз иде. Бала яхшымы, яманмы барысын...

Баланың үзаңын үстерә торган уеннар яки психикасына зарары булмаганнар турында сөйләшербез. Алда әйтеп кителгәнчә, балага мультфильм куйганда әти-әни игътибарлы булсын иде. 

Танып белүен, фикерләү активлыгын, сөйләм телен үстерү, үзаңын үстерү кебек төшенчәләр өлкәннәргә таныш. Хөрмәтле, әти-әниләр, мультфильм куйганчы ук, үзегез дә аны бер тапкыр карап чыксагыз иде. Бала яхшымы, яманмы барысын да губка кебек сеңдерә бит... Нәрсә бирә бу мультфильм? Мультфильмнан соң баланың үз-үзен тотышында үзгәреш сизеләме?
Кайбер мультфильмнарда аваз ияртемнәренә күнегүләр бик яхшы бирелә. Мәсәлән, дыр-дыр, (тыр-тыр), кап-кап- (тып-тып), бүл-бүл һ.б. Төрле табигать күренешләре яки геройлар телендәге күренешләрне бала тизрәк сеңдерә. Яңа сөйләшә башлаган бала өчен боларны бергәләп кабатлау бик мөһим. Мультфильмдагы уңай геройларны кәгазьдән яки башка материалдан ясап уйнау, күнегүләрне кабатлау уңай нәтиҗә бирер.