Сез үз улларыгызны ничек тәрбияләдегез?

Җәлил хәзрәт нәсихәте

Чын ирләр чын аналардан туа, дисез. Кайдан белеп була – чын анамы ул-юкмы? Менә тагын ике атнадан 8 нче Март бәйрәме җитә, бөтен кеше аяктан яза инде чабып. Мин хатын-кызларны котламаска кирәк димим, әмма хатын-кыз булып туган өчен генә зурлауны дөрес дип санамыйм. Менә ноябрь ахырында Әниләр бәйрәме бар, ул ничектер бик тыйнак үтә безнең. Әни булсын өчен кыз кеше әле кияүгә чыгып, ким дигәндә, бер бала табарга тиеш бит әле...
Чын әни нинди булырга тиеш – башта шуннан башлыйк әле. Бүген безнең хатын-кызларыбыз өчен беренче чиратта уку мөһим, аннары акчалы эш, аннары карьера. Аннары вакыт калса, бәлки, берәр бәби табармын әле, ди ул. Кайсы кияүгә чыга алмый кала шунда, кайсының вакыт үтеп киткән була...
Бүгенге җәмгыятьтә шулай ук дөрес булмаган тагын бер күренеш бар. Берәр очрашуга чакыралар да, менә бу галимә хатын-кыз, менә шагыйрә хатын-кыз, менә җырчы хатын-кыз, менә депутат хатын-кыз, дип аны түргә утыртып куялар... Госсоветта йоклап утыру өчен хатын-кыз булу мәҗбүри түгел бит ул, аны ирләр дә эшли ала. Мин бу эшләрне хатын-кыз эшләмәсен дип әйтмим, әмма аның беренче вазыйфасы – бәби табып тәрбияләү, ул башта үз эшен эшләсен. Бүген, милләтне ничек саклап калырга, дип әллә нинди чаралар, форумнар уздыралар. Моның өчен ике генә әйбер кирәк: бөтен татар хатыны татарча сөйләшә торган ким дигәндә 3 бала үстерергә тиеш; шул балалар ун яшьтән намазны яратып, ихластан укый торган булырга тиеш. Милли-дини-демографик проблема шуның белән чишелеп бетә! Бүген һәр биш хатын-кызның берсе бәби таба алмый. Ике генә бала табып без милләтне алга таба алып бара алмыйбыз. Өч бала алып кайтмаган икән, ничу аны президиумга утыртып, профессиясе өчен мактарга!
Һәм икенчесе – ир баланы ничек тәрбияләргә? Хатын-кыз эш дип карьера дип йөреп бөтен тормыш йөген үз өстенә алды. Мин эшләмәсәм тормыш бармый, ди ул. Шулай итеп әрәмтамак ирләр тәрбияли, улларын ялкаулыкка өйрәтә. Малай күреп ята бит – бөтен тормышны әнисе тарта, акчаны әни таба. Ә акчаны кем таба – соңгы сүзне шул әйтә, шулай бит инде. Хәзер сорау туар: хатын-кыз эшләмәсә тормыш барырмы? Бөтен Көньяк халыкларында тормышны ир өстерәп бара бит, ә без булмый дибез.
- Ялгыз бала үстерүче хатыннар бик күп хәзер. Аларга нишләргә?
- Без бүген ире була торып, үз өстенә ир кеше вазыйфасын алган хатын-кызларны тәнкыйтьләдек. Тол хатыннарга килгәндә, толлык ике төрле булырга мөмкин. Ире вафат була, менә сугыш чорында безнең әбиләр ирсез килеш биш-алты баланы аякка бастырганнар. Берсе дә баласын ташламаган, берсе дә үз-үзенә кул салмаган. Аллаһы тәгалә аларга ныклык һәм улын чын ир-егет итеп тәрбияләргә мөмкинлек биргән, чөнки ул балалар аз гына кул астына керә башлау белән бүтән кешенең ирләре эшләгән эшне эшли башлаганнар. Әгәр син балаңны, менә әтиегез булмагач, сиңа эшләргә туры килә инде, дип эштән куркытмыйча үстерәсең икән – була ул. “Сәбәпсез талак сорап аерылган хатын җәннәтнең исен дә сизмәс”, - ди. Әгәр ирнең исен ошатмыйча, я анасын яратмыйм, дип кенә гаиләңнән киткәнсең икән, монда инде башкача килеп чыгарга мөмкин. Аннары ялгыз ана, улым әтиле кешедән ким булмасын, дип әй чаба, әй чаба инде ул, тик барып чыкмый. Улым кешедән ким булмасын димәскә, кеше булсын, дип әйтергә кирәк шул.

- Хәзрәт, Сез үз улларыгызны ничек тәрбияләдегез?
- Мин эшкә өйрәтеп үстердем. Абзар тутырып мал-туар асрадык. Абзар җыештырырга, китап укырга куша идем. Ничек Мөхәммәд Мәһдиевне укымаска мөмкин инде? Кайткач эчтәлеген сорыйм, дип китәм. Олысы укырга бик яратмый, кечкенәсе мәктәпкә кергәнче үк романнар укый иде. Булаты: “Алмаз, синең өчен абзарны үзем җыештырам, теге китапның эчтәлеген миңа сөйләрсең инде”, - дип әйтә икән. Бозауга я йөгән, я казык кирәк булса, малайларга, барыгыз, тимерчедән ясатып алып кайтыгыз, дим. Әниләре: “Син бит экономист кеше, телефоннан шалтыратып әйтсәң, хәзер эшләп бирәләр инде аны”, - ди. Мин шалтыратсам, китереп тә бирергә мөмкиннәр. Ә монда малай бара, кешесен таба, сөйләшә, эшләтә, аны күтәреп алып кайта... Аннары мин һәрвакытта аларның кеше белән аралашуын хупладым, бервакытта да: “Клубка чыкмагыз, кинога бармагыз”, - дип өйрәтмәдем. Имам Газзәли: “Изгелек ул кешеләрдән качу түгел, син кешеләр арасында йөр, тик алар эшләгән әшәкелекне эшләмә”, - дигән.

dumrt.ru

 

Дусларың белән бүлеш

 

 

Журналның иң беренче санын күрәсең киләме?




Сетевое издание «Салават купере»
© 2014-2022 Филиал АО «Татмедиа» «Редакция журнала «Салават купере»
Свидетельство о регистрации СМИ ЭЛ № ФС77-59902,
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций (Роскомнадзор) от 17.11.2014 г.
Настоящий ресурс может содержать материалы 0+.
Вся информация, размещенная на данном веб-сайте, предназначена только
для персонального пользования и не подлежит дальнейшему воспроизведению и/или распространению
в какой-либо форме, иначе как с письменного разрешения редакции журнала «Салават купере».
При цитировании гиперссылка обязательна.
Адрес редакции: 420066, г. Казань, ул. Декабристов, д. 2.
Телефон: +7 (843) 222-05-46 (1646).
Электронная почта: salavatkupere@mail.ru, salavat-kupere.dir@tatmedia.com.
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»
Руководитель филиала: Хуснутдинов Зиннур Зиятдинович
Главный редактор: Файзуллина З.З.
Политика о персональных данных в АО "ТАТМЕДИА"
Антикоррупционная политика АО "ТАТМЕДИА""

Сайт разработан в IT департаменте АО Татмедиа»