Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
15 апреля 2020 09:16

Кешенең калебендә ярату, иман булмау – корыган агачка тиң. Җәлил хәзрәт Фазлыев вәгазе

Гүзәл әхлак кагыйдәләре. Әйтергә кирәк, Җәлил хәзрәт вәгазьләренә уен-көлкеле сүзләр дә кыстырып куйгалый, мәзәк хәлләр дә сөйләп ала. Мондый алым халык белән араны якынайта дип уйлыйм. «Пәйгамбәребез дә уен-көлкене бик яраткан, әмма кычкырып көлүне хупламаган», ди. Баш казый шулай җыелып утыруны хәерле гамәл дип атады. «Аралашырга, җыелырга кирәк. Мөселманнарда җәмәгать...

Гүзәл әхлак кагыйдәләре. Әйтергә кирәк, Җәлил хәзрәт вәгазьләренә уен-көлкеле сүзләр дә кыстырып куйгалый, мәзәк хәлләр дә сөйләп ала. Мондый алым халык белән араны якынайта дип уйлыйм. «Пәйгамбәребез дә уен-көлкене бик яраткан, әмма кычкырып көлүне хупламаган», ди. Баш казый шулай җыелып утыруны хәерле гамәл дип атады. «Аралашырга, җыелырга кирәк. Мөселманнарда җәмәгать намазы бар. Аның көче бик зур. Намаз укыганнан соң, Аллаһы Тәгаләдән намазыбызны кабул кыл, дияргә. Менә җәмәгатьнең көче шунда», дип билгеләп үтте.

- Уйлап карасак, ислам динендə ике генə фарыз бар: берсе – Аллаһы Тәгаләне тану, икенчесе – гүзəл əхлак. Калган фарызлар гүзəл əхлак тəрбиялəү өчен бирелгəн. Аны үтəү мəҗбүри, үтəмəсəң зур гөнаһлы буласың. Без намаз укыйбыз, ураза тотабыз, хаҗ кылабыз икəн, ул əхлагыбызда чагылыш табарга тиеш. Əгəр намаз укып та, телең белəн кешене рəнҗетсәң, син намаз укымыйсың, ә гимнастика гына ясыйсың булып чыга, - дип вәгазен дәвам итте Җәлил хәзрәт. - Ə гүзəл əхлакны урнаштыру өчен Пəйгамбəребезгә (с.г.в.) Аллаһы Коръəн иңдергəн, аның аркылы безгə фарызларны җиткергəн. Без хәрамнан тыелырга, фарызларны, Пәйгамбәребезнең сөннәтләрен үтәргә тиешбез», - ди баш казый.

- Гүзәл әхлакның дүрт кагыйдәсе барлыгын әйтеп, алар турында сөйләде. Беренчесе. Аллаһы Тəгалəне һəм ул яраткан һәр нəрсəне ярату, аңа гына гыйбадəт кылу. Күңелендә ярату булмаган, ярата белмәгән кеше – бәхетсез. Без җир йөзендəге һəркемгə, һəр кешегə, һəр җан иясенə мəхəббəт күзе белəн карарга һəм аны яратырга тиеш. Урамда яткан исерек тə искəрмə була алмый. Кайчак хатын-кызлар: «Тəгəрəп ята иде, күрдеңме?» дип авыл буенча шуны сөйлəп йөри. Хакыйкатьтə, болар барысы да Аллаһы Тəгəлəнең күргəзмə əсбабы. Менə шундый кешелəр аркылы Раббыбыз һəркайсыбызга да аракының нинди начар нəрсə икəнен күрсəтə. Без бер-беребезгә аз булса да уңайлык тудырырга, йомшак сүз әйтеп күңелен юатырга үзебездә көч таба алмыйбыз. Ул аны тиеш, моны тиеш, тегене эшләмәгән, моны эшләмәгән дияргә тотынабыз. Каршы якны гаепләү үзеңнең булдыксызлыгыңны танудан качу ул. Бу юл белән гаиләне саклап та, бәхетле итеп тә булмый. Нинди генә очракта да матур киләчәк өчен тырышырга, көч куярга кирәк. Нәтиҗәгә ирешә алмасаң, тырышлыгыңны, яхшы ниятеңне Аллаһы Тәгалә бәяли, бу дөньяда булмаса, ахирәттә әҗерен бирә.

Икенче кагыйдә. Зыян салмау. Ислам дине – начарлыкка яхшылык белән җавап бирергә өйрәтә торган дин. Начарлыкка шундый ук ният белән җавап кайтару – яна торган учакка утын өстәү, аны тагында кызурак итү белән бер. Без бер генə нəрсəгə дə зарар китерергə тиеш түгел. Мөхəммəд пәйгамбәр əйткəн: “Мөэмин шул: кешелəр аннан үзлəренең маллары һəм үзлəре хакында имин дип белерләр”. Мөэмин, иман, иминлек – тамырдаш сүзлəр. «Теленə, диненə, тəн төсенə, миллəтенə карамастан, мөэминнəн бүтəн кешелəр иминлек табар», диелгән. Хəдистə башка мөселманнарга карата гына иминлек күрсəтү турында сүз бармый, бəлки, теленə, диненə, тəн төсенə, миллəтенə карамастан, һəркем мөселман кешесеннəн исəн-имин булыр, зыян китермәс дип әйтелә.

Дәвамы бар

Розалия Мостафина

фото: Зилә Мөдәррисова

Заман сулышы