Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
27 апреля 2020 12:58

Иң кабул була торган дога – аналарның балаларына кыла торган догасы.

Җәлил хәзрәт әйтә: Бала кечкенә чакта аңа Аллаһ турында сөйләмәсәң, бала үсеп җиткәч, аның турында Аллаһыга сөйлисе була, - ди. Әй, сорыйбыз Аллаһыдан, әй, ялварабыз, ялынабыз, эше узган, юлдан язган, адашкан, саташкан. Йә, Аллаһ, ярдәм ит, балам хараплар булды, нишлим, нишләргә, кая барып бәрелергә, кемнән ярдәм көтәргә? Балалар бозык диләр,...

Җәлил хәзрәт әйтә: Бала кечкенә чакта аңа Аллаһ турында сөйләмәсәң, бала үсеп җиткәч, аның турында Аллаһыга сөйлисе була, - ди. Әй, сорыйбыз Аллаһыдан, әй, ялварабыз, ялынабыз, эше узган, юлдан язган, адашкан, саташкан. Йә, Аллаһ, ярдәм ит, балам хараплар булды, нишлим, нишләргә, кая барып бәрелергә, кемнән ярдәм көтәргә? Балалар бозык диләр, юк, балалар бозык түгел, аналар бозык. Әгәр «Ихлас» мәчете хатын-кызларны, бигрәк тә яшьрәкләрне җыярга тырыша икән, максат бит беренче чиратта иманлы, Аллаһыны таныган ханымнарны чакыру. Дөньяда бала хәсрәтеннән дә ачырак хәсрәт юк. Ана йөрәге бәргәләнә, әрни, нишләргә, кая барып бәрелергә дә, кемнән ярдәм сорарга. Әй, шылтыраталар Җәлил хәзрәткә, әй шылтыраталар: «Ярдәм ит, дога кыл, Аллаһыдан сора, булыш», - дип ялваралар. Иң кабул була торган дога – аналарның балаларына кыла торган, Аллаһыдан сорый, теләкләр тели торган догасы, - ди Җәлил хәзрәт. – Үзегез кылыгыз! Ана, бу аның иң авыр, иң хәсрәтле мизгеле, ул шәп-шәрә һәм ихлас, «Мин дога белмим», - ди. «Әниләр догасын кыл», - ди. «Нинди дога соң ул?» Һәм Җәлил хәзрәт дога яза, әниләр догасын. Ул аның нинди икәнен үзе дә белми. Әни булганы юк бит аның. Ул бары тик догаларның бик зур көчкә ия булуын гына белә. Догалар күп лә ул. Әнә бит, бик яшьли әтисез, ятим калган Габдулла Тукай да:

И туган тел! Синдә булган иң элек кыйлган догам:

Ярлыкагыл, дип, үзем һәм әткәм-әнкәмне, Ходам!- ди.

Чып-чын дога бит инде бу. Дога белән теле ачылган бала ата-анасына һәрвакыт хәерхаһлы, мәрхәмәтле, шәфкатьле була торгандыр. Шагыйрь Роберт Миңнуллин да, доганың бөеклеген данлап: «Яклый мине, саклый мине, әнкәмнең догалары», -ди. Ул да әллә кем түгел, таланты да ташып чыкмаган, башкалардан артык җире дә юк. Ә бик яшьли дүрт бала белән ятим, тол калган Гөлҗәүһәр апа балаларына нинди дога укырга белгән. Борын заманда бер сугышчы булган. Ул сугыш мәйданына бер дә әзерлексез, саклану чараларсыз чыга, ди. Әйтәләр, әйтәләр - ишетми. Ә беркөнне башына киеп, калкан алып чыга. Иптәшләре: «Ник киендең?» - дип аптырыйлар. «Минем әни үлде, - ди ул. - Моңа кадәр мине әнинең догалары саклады. Инде әни өчен дә, әни өйрәтеп калдырган догаларны үзем өчен дә кылам» - ди.

Фото: татар информ

Фәния Хуҗахмәт