Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
28 апреля 2020 08:22

Бала тәрбияләгәндә уенның әһәмияте

Уен мәктәпкәчә яшьтәге бала тормышында мөһим урын алып тора. Аның ярдәмендә бала шәхес формалаша. Уйнаганда балалар үзара дуслаша, мөстәкыйль эш итә, үзләренең уйларын гамәлгә ашыра, дөньяны танып белергә өйрәнә. Мөстәкыйль уен эшчәнлеге һәр баланың физик һәм психик үсешенә йогынты ясый, аңарда әхлаклылык, ихтыяр көче, иҗади сәләт тәрбияләргә ярдәм итә. Бала...

Уен мәктәпкәчә яшьтәге бала тормышында мөһим урын алып тора. Аның ярдәмендә бала шәхес формалаша. Уйнаганда балалар үзара дуслаша, мөстәкыйль эш итә, үзләренең уйларын гамәлгә ашыра, дөньяны танып белергә өйрәнә. Мөстәкыйль уен эшчәнлеге һәр баланың физик һәм психик үсешенә йогынты ясый, аңарда әхлаклылык, ихтыяр көче, иҗади сәләт тәрбияләргә ярдәм итә. Бала уенында гаиләдә яки тәрбия учреждениесендә булган вакыйгалар да чагылыш таба, ул өлкәннәргә охшарга омтыла, аларның холык фигыльләрен, мимика һәм жестларын кабатлый.

Мөстәкыйль уйнарга өйрәнсен өчен, өлкәннәр кече яшьтән үк бала уенына җитәкчелек итәргә тиеш. Уйнарга өйрәнмәгән бала машинаны берни уйламыйча этен йөри, курчак белән дә теләр теләмәс уйный. Уенчыклар белән башкача уйный белми, алар аны тиз туйдыра. Аннары әти-әнисеннән яңа уенчык таләп итә башлый.

Өлкәннәрнең бала фикерен, уенын хуплап бергәләп уйнатучы уңай нәтиҗә бирә. Әгәр бала хаклы булмаса, уен барышында төзәтмәләр кертергә мөмкин. Ике яше тулып узган бала уйнарга аеруча ярата, үзенең уеныннан зур канәгатьлек ала. Б у чорда бала хис белән уйный. Ә үсә төшкән саен балаларның уеннарында төп урынны хәрәкәтле уеннар алып тора.Балалар туплар, сикергечләр, кыршаулар белән уйнарга яраталар.Ярышлы уеннарга игътибарлары арта: алар теләп командаларга бүленеп уйнарга яраталар.

Уенның үзәгендә инде, билгеле, уенчыклар тора һәм алар күп төрле. Өлкәннәрнең уенчыкларны дөрес сайлый белүе - балага әхлакый тәрбия бирүдә мөһим шарт. Кече яшьтәге балаларга, гаиләдә һәм балалар бакчасында бигрәк тә сюжетлы - образлы уенчыклар (курчаклар, төрле җәнлекләр, әкият геройларын) булдырырга кирәк, ә инде урта, зурлар, мәктәпкә әзерлек төркемнәрендә андый «әзер» уенчыкларга караганда, «эш» таләп итә торганнары (кисмә рәсемнәр, шакмаклар, лего, конструкторлар) файдалырак. Әлеге уенчыклар балалар фантазиясе өчен иркен мәйдан булып тора.

Уенчык балага беренче тапкыр күргәндә генә түгел, ә аны тотып, капшап караганда да, бер урыннан икенче урынга күчергәндә дә, гомумән, һәрвакыт канәгатьлек хисе бирергә тиеш. Уенчыкның йомшак, зәвыклы, җылылык биреп торырлык булуы мөһим. Ул баланың тән тиресенә зыян китерерлек каты, чәнечкеле булырга тиеш түгел. Яшь үзенчәлеген, кызыксынуын, зәвыгын искә алып сайлап алынган уенчыкны бала ярата, үз итә, ул аның иң кадерле әйберенә әйләнә. Әгәр уенчык тышкы кыяфәте белән матур, үзенчәлекле, кызыклы, яңа, катлаулы булса, бала үсә төшкәч аның тормыш- көнкүрештә кулланыла торган предметлар белән охшаш һәм уртак якларын да табарга омтыла. Ул уенчыкның аерым өлешләренә - курчакның аяк-кул бармакарына, хәтта тырнакларына, күлмәгендәге төймәләргә игътибар итә. Гомумән, балага курчагының чын кеше белән охшаш яклары күбрәк булуы ошый. Кайчагында без баланың уенчыкны вату, сындыруының сәбәбен дә аңлап бетермибез бит. Әгәр курчак утырып тора алмаса, бала аның аякларын бөгә. Үзе теләгән нәтиҗәгә ирешә алмаса, ул киреләнә, кычкыра, елый башлый.

Шуңа күрә ике яше тулган балага курчакларның һәм җәнлекләрне чын барлыкка охшатып эшләнгәннәрен дә тәкъдим итәргә кирәк. Әлбәттә һәр баланың бик яраткан уенчыгы була. Бу очракта яшенә туры килә дип, баланы башка уенчык белән уйнарга мәҗбүр итәргә ярамый. Бары тик уен барышында җайлап кына яңа уенчык тәкъдим итәргә кирәк, баланың игътибарын аның кызыклы, үзенчәлекле якларына юнәлтергә кирәк.

Бала уенчыклары төрле булырга тиеш. Уенчыклар төрле булган саен баланың уены да кызыклы, мавыктыргыч, иҗади була.

Кече яшьтәге балаларның уенчыклары күз алдында булырга тиеш, чөнки бала уенчыкларын күргәндә генә уенның сюжетын уйлап таба ала. Бала күбрәк өлкәннәр янында уйнарга ярата, чөнки ул хуплау, ярдәмгә моһтаҗ.  

Дәвамы бар

Инфоурок