Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
30 апреля 2020 12:26

Иркә бала ир булмас

Малай кеше тәрбияләүдә, сүз дә юк, әтинең роле бик зур. Чөнки бу очракта бала әтисенең гаиләгә, яраткан хатынына, дусларына, балаларына карата мөнәсәбәтен үрнәк итеп алачак. Әтисен күзәтеп, малайлар аның кыланышларын, хәрәкәтләрен, сүзләрен кабатлый. Егет кеше җаваплылык, хатын-кызга карата яхшы мөнәсәбәт кебек күп кенә уңай сыйфатларны әтисеннән ала. Аның өчен әти...

Малай кеше тәрбияләүдә, сүз дә юк, әтинең роле бик зур. Чөнки бу очракта бала әтисенең гаиләгә, яраткан хатынына, дусларына, балаларына карата мөнәсәбәтен үрнәк итеп алачак. Әтисен күзәтеп, малайлар аның кыланышларын, хәрәкәтләрен, сүзләрен кабатлый. Егет кеше җаваплылык, хатын-кызга карата яхшы мөнәсәбәт кебек күп кенә уңай сыйфатларны әтисеннән ала. Аның өчен әти дуслыгы аеруча мөһим. Гомумән, бала тәрбияләүдә әтиләрнең абруе әнинекенә караганда зуррак. Бу табигый хәл.

Үз әтиләрен күрми торган малайлар мәктәпне 4 тапкырга күбрәк ташлый, андыйлар алкоголь, наркотик ише яман гадәтләрне дә тиз үз итә, хокук бозучан була, психик яктан да кимчелекләр килеп чыгарга мөмкин. Бала үзен ялгыз тоймасын өчен, аңа, ким дигәндә, 15 минут вакыт бирү ата назын тоярга ярдәм итә. Улыгызга карата әйтелгән мактау сүзләре аны тагын да бәхетлерәк итәр. Әтиләре белән файдалы итеп вакыт үткәргән малайларның телгә оста, шулай ук математикадан да сәләтле булуы исбатланган. Моннан тыш, ир-атлар улларына уен аша «ир-ат фәнен» өйрәтә.

Тормыштан бер мисал китерәсем килә. 5 яшьлек Айдарның әтисе күп вакытын улына багышлый, аның кәефен күтәрә, нинди уен уйнаганы белән кызыксына, кирәк урында “юк” дип тә әйтә белә. Алар әниләре кушкан һәр эшне уен формасына китереп башкаралар. Айдар гаиләдә сөргән бәхетле мизгелләргә төренеп үсә торганнардан. Әтисенең әнисен ничек яратуын, күп җаваплылыкны үз өстенә алуын күрә. Әти кеше бераз ял итеп газета укып утырган җиреннән туктап, бөтен игътибарын баласына юнәлтеп, шунда язылганнарны аңа якын тел белән аңлата да белә. Безнең президент кем? Якын-тирәдә генә парк төзегәннәр, анда спорт белән шөгыльләнергә мөмкин. Спорт сәламәтлекне ныгыта. Сәламәт кеше акыллы була. Шунда язылган катлаулы мәгълүматны улына җиңел тел белән җиткерә. Әй, ул сиңа ник кирәк? Аптыратма әле, дип бер дә куып җибәрми. Ә улы белән бер дәрәҗәгә төшә. Аның күңеленә керер өчен юллар эзли. Ә Айдар, үз чиратында, зурлар өчен актуаль темаларга якынлаша. Әниләрен каршы алырга барганда алар шул парк аша чыгып, әтисенең сүзләрен тагын бер кат дәлииләп куялар. Менә бу бала күңеленә ышаныч яулау түгелме? Айдар әнисе, әбисе, сеңлесе белән калганда алар өчен җаваплылык хисе тоя. Чөнки ул әтисе белән көчле булырга, яклаучы-саклаучы ролен башкарырга өйрәнә. Балагыз белән бергәләп уйнап, сез аңа дөрес юнәлеш бирәсез һәм эмоцияләре белән идарә итәргә өйрәтәсез. Сез аның өчен әни кулындагы кечкенә баладан башта егет, аннары чын ир-ат булып җитлегүенә үткәргеч ролен башкарасыз.

Дәвамы бар

Галимҗанова Гөлнара

Рафаэль кызы