Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
30 апреля 2020 12:39

Кызым, кызчыгым

Кыз бала булачак тормыш иптәшен әтисенә охшатып сайлаячак. Ул әтисенә карагач, ир-атны чын ир-ат итә торган сыйфатларны күрергә тиеш. Кыз баланы әни кеше тәрбияләргә тиеш, дип уйлау шулай ук ялгыш фикер. Нәкъ менә әти кыз балада назлылык сыйфатларын тәрбияли дә. Әти белән үзеңне принцесса итеп тою да күпкә җиңелрәк бит!...

Кыз бала булачак тормыш иптәшен әтисенә охшатып сайлаячак. Ул әтисенә карагач, ир-атны чын ир-ат итә торган сыйфатларны күрергә тиеш. Кыз баланы әни кеше тәрбияләргә тиеш, дип уйлау шулай ук ялгыш фикер. Нәкъ менә әти кыз балада назлылык сыйфатларын тәрбияли дә. Әти белән үзеңне принцесса итеп тою да күпкә җиңелрәк бит!

Кызыгызга комплиментларны кызганмагыз. Шулай итеп аның уңай үзбәясе барлыкка килә. Һәрвакыт кисәтү ясап тору, кимчелекләрен ассызыклау анда негатив хисләр уятачак. Сүз дә юк, гел мактап кына торырга ярамый. Тәнкыйтьне кызларга дөрес һәм йомшак итеп кенә әйтергә кирәк.

Кызлар әтиләрен Җирдәге иң көчле кеше дип саный, шуңа күрә алар үзләрен нык сак астында итеп тоя. Баһадир гәүдәле ир-атларның кызының кечкенә генә кулларыннан җитәкләп баруы нинди матур күренеш бит! Кызы белән курчаклы уйнарга яки йомшак аюын йокларга яткырырга һәр әти дә сәләтле түгел.

Әти белән кыз мөнәсәбәте бик иртә формалаша. Бәләкәй ханбикәгез үзен иң яраткан кыз итеп тойсын өчен, әтиләргә берничә киңәшне истә тотарга кирәк. Беренчедән, кызыгызның әнисен яратыгыз! Гомумән, бу бала тәрбияләүдә төп кагыйдә! Тормыш иптәшегезгә назлы итеп карагыз, хөрмәт итегез. Шушы очракта гына кызыгыз үзе өчен дә шундый ук гомер юлдашы эзләр. Кызыгыз белән серләшегез, бүләкләр, шулай ук чәчәк бәйләмнәре бүләк итегез, иркәләүдән курыкмагыз. Кызлар назга, кочаклап үбүгә мохтаҗ булырга тиеш түгел. Шахмат уйнарга өйрәтегез, бу аның интеллектуаль фикерләү сәләтен үстерер. Уртак хобби булдырырга тырышыгыз, театр, цирк, балалар кафесына йөрегез. Спортка да мәхәббәт тәрбияләргә онытмагыз: гимнастикага бирегез, шугалакка, бассейнга алып барыгыз. Бу шөгыльләр үзегезгә дә ярдәм итәр. Кызыгыз белән хатын-кыз эшләренә өйрәнегез: чәч үрә, төймә тага белү бер дә комачауламас. Шулай ук ир-атлар эшен өйрәнү кызыгыз өчен дә зыян итмәс.

Кыз тәрбияләгәндә зур хата ясалган бер очракка да тукталып үтәсем килә. Алисә белән бер уку йортын тәмамладык. Баштарак мин аның әтисе юк, дип уйлый идем. Чөнки ул аның турында бер сөйләми иде. Шулай бервакыт университеттан чыгып барабыз: «Нишләп йөри инде ул?» – ди. Бакчаң, ул әтисе турында әйтә икән. Тегесе кызын алырга килгән. Ике арада тирән упкын барлыгын сизеп алдым. Бер җай чыккач, дустымнан әтисенә карата ник мондый мөнәсәбәттә булуын сорарга батырылык иттем. Алисәгә 10 яшь вакытта гаиләне тулыландырып ир бала туа. Шушы көнгә кадәр кызга булган барлык игътибар малайга күчә. Әти кызы булып йөргән Алисәгә наз да җитми башлый. Аеруча әти назы. Һәм алга таба да әтиләре бар игътибарын улына багышлый. Алисә әйтүенчә, әти-әнисе еш кына бала карау өчен ачуланыша торган булганнар. Имеш, кыз кешене – әни, ә малайны әти карарга тиеш. «Ә минем әти белән рәхәтләнеп сөйләшәсе килгән вакытларым күпме иде? Ул һаман, бар әниең белән киңәшләш, дип борып җибәрә иде», – дип ярсыды дустым. Кызганыч, бу бетә торган үпкә түгел, ә нәфрәткә әйләнергә мөмкин. Шуңа күрә гаиләдәге һәр балага игътибарны җитәрлек итеп бирү мөһим. Алар бер-берсенә комачауларга тиеш түгел.

Бәләкәй ханбикәгез өчен сакчы булыгыз. Аның яшенә я проблеманың нинди булуына карамастан, ярдәм кулы сузыгыз. Аның тирәсендәге дус-ишләре кызыгызның һәрвакыт сак астында икәнен белеп тору файдага гына булыр. Гомумән, аның һәр үсеш этабында катнашыгыз.

Тагын бер мөһим әйберне онытырга ярамый! Балаларыгызга һәрчак дөресен сөйләгез. Үзегез әйткән сүзләр белән, холык-фигыльләрегез дә туры килсен. Әти-әни сүзе бер була!

Галимҗанова Гөлнара

Рафаэль кызы