Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
30 апреля 2020 12:51

Бала тәрбиясе - байлыктан әһәмиятле

Һәр ир кешенең өйләнгәнче нинди дә булса һөнәр үзләштерүе һәм акчаны дөрес куллана белүе зарур. Шулай булмаганда, өйләнергә дә хакы юк.Гаиләдәге иң четерекле бурыч әни кешегә йөкләнгән. Бу бурыч - бала тәрбияләү. Шул сәбәптән әни кешенең хакы да әти кешенекеннән артыграк. Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа (с.г.в.) үзенең бер хәдисендә: «Хатыннар өстендә...

Һәр ир кешенең өйләнгәнче нинди дә булса һөнәр үзләштерүе һәм акчаны дөрес куллана белүе зарур. Шулай булмаганда, өйләнергә дә хакы юк.
Гаиләдәге иң четерекле бурыч әни кешегә йөкләнгән. Бу бурыч - бала тәрбияләү. Шул сәбәптән әни кешенең хакы да әти кешенекеннән артыграк. Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа (с.г.в.) үзенең бер хәдисендә: «Хатыннар өстендә булган хакларның олугысы - ир хакы вә ирләр һәм хатыннар өстендә булган хакларның олугысы ана хакыдыр», - диде. Төрле вазифалар йөкләгәнгә күрә, Аллаһ Раббебез ирләр белән хатыннарның табигатен дә төрлечә яралткан.  

Ирләргә гаиләне матди яктан тәэмин итү бурычы йөкләтелгәнгә күрә, алар баш белән уйлап фикер  йөртүче,   салкын  канлы   һәм хисләргә артык бирешмәүче. Матди яктан тәэмин итү бурычы беренче урында булса да, ир кеше хатынына һәм балаларына шәригать хөкемнәрен дә өйрәтүче булып тора. 

Ә әни кешегә гаиләдәге төп тәрбияче бурычы йөкләнгәнгә күрә, аның табигате йомшак, җылы. Ул ана - Аллаһ җылысын балаларына җиткерүче. Аллаһ Тәгалә хатын-кызны нәфис, хисләргә бирелүчән, барча эшне йөрәк аркылы эшләүче итеп яралткан.
Хөрмәтле хатын-кызларыбыз! Аллаһ сезне гүзәл,  хисле зат итеп яралткан икән,  аңа шөкранә кылыгыз,  ул сыйфатларыгызны югалтмагыз, шундый гүзәл сыйфатлы балалар тәрбияләгез.  

Кайвакыт әйтәләр:  «Мин, бер хатын-кыз, нишли алам инде»,  - дип. Аларга мин мисал итеп Рәшидә абыстай Исхакыйны китерер идем. Бүген аның балалары, оныклары, гаиләләре - барысы бергә 5Одән артып китә. Бар да намаз ияләре, хәмер кулланмыйлар. Ана кеше өчен моннан да зур бәхет бармы?

Гаиләләре белән намаз укучы булган врачларыбыз, укытучыларыбыз, башка һөнәр ияләре бар.

Заманадан зарланмыйча әнә шундый тәртипле балалар тәрбияләп үстерүче, үзләре шул ук вакытта халык хуҗалыгының төрле тармагында уңышлы гына эшләүче әти-әниләр турында күбрәк сөйлисе иде. Төрле кичәләрдә, әниләр бәйрәмнәрендә, гаилә бәйрәмнәрендә шундый фидакарь аналарыбызга күбрәк игътибар бирәсе иде. Әнә шундый нык иманлы әниләр күбрәк булса, бүген җәмгыятебезне борчыган бик күп мәсьәләләр уңай чишелеш табарлар иде.
Аллаһ Раббебез барчабызга да хәерле гомерләр биреп, кушканнарын үтәп, тыйганна-рыннан тыелып һәм бала хәсрәтләрен күрмичә яшәргә насыйп итсә иде.

«Җәлил хәзрәт вәгазьләре» китабыннан.