Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
08 мая 2020 10:12

Балалар сәламәт һәм дөрес туклансын өчен киңәшләр

Бала сәламәт булып үссен өчен аңа нәрсә ашатырга кирәк, ә нәрсәне бөтенләй бирергә ярамый? Сәламәт һәм дөрес туклану кагыйдәләре турында «Татар-информ»га Казан дәүләт медицина университетының госпиталь педиатриясе кафедрасы профессоры, Балалар Республика клиник шифаханәсе табибы Наталья Рылова сөйләде. 1 киңәш. Кимендә бер яшькә кадәр күкрәк сөте имезү Хәзер күпләр бала үсешендә,...

Бала сәламәт булып үссен өчен аңа нәрсә ашатырга кирәк, ә нәрсәне бөтенләй бирергә ярамый? Сәламәт һәм дөрес туклану кагыйдәләре турында «Татар-информ»га Казан дәүләт медицина университетының госпиталь педиатриясе кафедрасы профессоры, Балалар Республика клиник шифаханәсе табибы Наталья Рылова сөйләде.

1 киңәш. Кимендә бер яшькә кадәр күкрәк сөте имезү

Хәзер күпләр бала үсешендә, аның эчәклегенең микрофлорасын активлаштыруда күкрәк сөтенең ролен бәяләп бетерми.

Күкрәк сөтенең һәр тамчысы сабыйга ризык булырга тиеш, чөнки ул аны бик күп авырулардан саклый.

Өстәмә ризыкларга (прикорм) килгәндә исә, берәр төрле җитди күрсәтмәләр, ризыкка аллергия булмаса, аларны үз вакытында бирә башларга кирәк. Дүрт айдан бирә башларга мөмкин. Нәкъ шушы вакытта өстәмә ашату, бигрәк тә күкрәк сөте ашату белән бергә, бик сак кына ризыкка ияләштерә. Һәм бу киләчәктә аллергия булу ихтималын да киметә.

Балага яшьярымга кадәр күкрәк сөте ашатырга кирәк дип санала. Ә алга таба әни ничек булдыра ала инде, озаграк та имезергә мөмкин.

2 киңәш. Сөт ризыкларының майлылыгына игътибар итегез: майлылыгы аз булган ризыкларда шикәр күбрәк була

Майлылыгы аз булган ризыклар гадәттә баллырак була. Җитештерүче моны ризык тәмле булсын өчен эшли. Гомумән, төрле өстәлмәләр — шикәр, тоз һәм башка компонентлар тәмне көчәйтә. Бу ризыкның тәме балалар кызыгырлык булсын өчен эшләнә.

Этикеткасына, күрсәтмәләренә һәм нәкъ балалар өчен тәгаенләнгән булуына игътибар итәргә кирәк. Балаларны ашату өчен тәгаенләнгән ризыкларның сыйфат, чимал контроле кырысрак була. Сүз уңаеннан, бу җәмәгать туклануы ризыкларына караганда күпкә югарырак.

Әгәр ризыкка балалар өчен дип язылмаган икән, ул зарарлы һәм начар дигән сүз түгел. Башкачарак әйтәм: балалар өчен булган ризыклар куркынычсызрак һәм сыйфаты да яхшырак.

Дәвамы бар

intertat.tatar