Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
24 мая 2020 08:08

Әниләр балалары өчен нинди дога кылырга тиешләр

Аналарның балалар өчен кылган, сораган догалары бик тиз кабул була, чөнки ана белән Аллаһ арасында пәрдә юк. Балаларыбыз өчен бик яхшы дога…. Алар өчен, без — әниләр дә сорамаса, кем сорар, Доганы һәрвакыт кылырга була. АЛЛАҺ сораучыларны, сораганны ЯРАТА!!!!!!!!! ЙƏ АЛЛАҺ, СИНЕҢ гүзәл исемнәрең белән синнән сорыйбыз, СИҢА ялварабыз безнең...

Аналарның балалар өчен кылган, сораган догалары бик тиз кабул була, чөнки ана белән Аллаһ арасында пәрдә юк. Балаларыбыз өчен бик яхшы дога….

Алар өчен, без — әниләр дә сорамаса, кем сорар, Доганы һәрвакыт кылырга була. АЛЛАҺ сораучыларны, сораганны ЯРАТА!!!!!!!!!

ЙƏ АЛЛАҺ, СИНЕҢ гүзәл исемнәрең белән синнән сорыйбыз, СИҢА ялварабыз безнең балаларыбызны үзеңнең рәхмәтең белән ТӨРЕП АЛ! !!!! РАББЫМ, аларга хәерле, сәламәт озын гомер бир, балаларыбызны ҮЗЕҢƏ гыйбадәт кылучылардан һәм ҮЗЕҢНЕН кушканнарыңны тыңлаучылардан ит!!!!!

ЙƏ АЛЛАҺ , аларның иманын НЫГЫТ һәм көчсезләренә көч һәм авыруларына ШИФА БИР!!!!!!!! РАББЫМ, аларның тәннәрен ныгыт, күрүләрен, ишетүләрен камил кыл, җитешсезлекләрен төзәт, иң яхшы кешеләр итеп тәрбиялә!!!!!

АЛЛАҺЫМ ҮЗЕҢНЕҢ мәрхәмәтең белән балаларыбызны авырулардан, хаталардан, гөнаһлардан һәм адашып яман юлларга кереп китүләрдән сакла, аларны Үзеңә тугрылыклы итеп тәрбиялә!!!!!

ЙƏ АЛЛАҺ, балаларыбызны әти-әниләрен яратып, хөрмәт итеп тыңлый торган ит, әти-әниләренә карата каты бәгырьле, тыңлаусыз булмасыннар, ЙƏ РАББЫМ!!!!!!!!

ЙƏ АЛЛАҺЫМ, безгә балаларыбызны югары әхлаклы һәм ныклы иманлы итеп үстерергә ярдәм ит!!!!!!!!!!

РАББЫМ, без үзебезнең нәселебезне тәрбияләүне Сиңа ышанып тапшырабыз! !!!!!!!!. АЛЛАҺЫМ, Син Үзеңнең кодрәтең белән балаларыбызны төрле явыз чирләрдән чистарт һәм әхлаксызлыктан арала. Без аларны Сиңа тапшырабыз! !!!!!!!

ЙƏ РАББЫМ, Син аларны көндез һәм кичләрен тарала торган барлык төр явызлыклардан, яман гадәтләрдән, яман сүзләрдән, яман күзләрдән, кемне дә булса хаксызга рәнҗетүләреннән һәм үзләрен дә хаксызга рәнҗетүләрдән, көнче кешеләрнең күз карашыннан сакла, якла, үзеңнең рәхмәтең белән төреп ал!! !!!!!!!

ЙƏ АЛЛАҺЫМ, безнең балаларыбызны бөтен яклап, өстән дә, астан да, уң яктан да, сул яктан да, алдан да һәм арттан да зыян килмәслек итеп, явыз бәндәләрнең, явыз хайваннарның, табигать бәла-казаларының һәм юл һәлакәтләренең зыяны тимәслек итеп саклавыңны Үзеңнән, ялварып-ялварып, сорыйбыз!! !!!!!!!!!

ЙƏ АЛЛАҺ, балаларыбыз безнең йөз аклыгыбыз һәм күңел шатлыгыбыз булса иде!!!!!!!!!

РАББЫМ, аларның йөрәкләрен шундый итеп үзгәрт, балаларыбыз Сине яратучыларны яратсыннар!! !!!!!

ЙƏ АЛЛАҺ, балаларыбызга бу дөньяда да, ахирәттә дә кирәкле, файдалы булган белем бир, ул белем аларга Сине яратырга һәм Синең боерыкларыңны үтәп яшәп, мәңгелеккә киткәндә иманлы бәндәләр булып китәргә ярдәм итсен!!!!!!!!

ЙƏ АЛЛАҺ,балаларыбызның башкалар арасында дәрәҗәсен күтәр һәм аларга бәхет, тәүфыйкъ, һидаять һәм иман байлыгы, үзләрен тәэмин итәрлек, башкаларга да ярдәм итәрлек мал бир, кеше күзләренә карап тилмереп йөрүләрдән үзең сакла!!!!!!!!!!

ЙƏ РАББЫМ, балаларыбызга чиста йөрәк, мәрхәмәт, шәфкать, алган белемнәре белән башкаларга ярдәм итәргә әзер торучы күркәм әхлак бир!!!!!!!!

ЙƏ РАББЫМ, балаларыбызны түбәнлеккә төшүдән һәм хурлыкка калудан сакла. Аларга шундый шатлык бир, ул шатлык безгә дә шатлык китерсен!!!!!!!!

ЙƏ АЛЛАҺ, балаларыбызга зирәк зиһен, үткен фикер, камил акыл, күркәм холык, йомшак фигыль,тулы иман бир!!!!!!!

ЙƏ АЛЛАҺЫМ, балаларыбыз Кыямәт Көнендә безнең дәлилләребез булсыннар. Әəəмиин!!!!!

https://nur.tatar/