Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
01 сентября 2022 09:52

Дару үләннәренең файдасы

  Һәркемгә дә билгеле, элек-электән теге яисә бу авыруны дәвалау буенча заманча дарулар һәм фәнни методикалар булмаган, шуңа күрә табиблар төрле төнәтмәләр һәм үләннәр белән дәвалаганнар. Бүген дә күпләр дару үләннәрен җыя, киптерә һәм алардан файдалана. Әлеге исемлеккә нинди үләннәр керә һәм кайчан аларны җыярга? Сары мәтрүшкә. Кайбер якларда аны ярабай дип...

 

Һәркемгә дә билгеле, элек-электән теге яисә бу авыруны дәвалау буенча заманча дарулар һәм фәнни методикалар булмаган, шуңа күрә табиблар төрле төнәтмәләр һәм үләннәр белән дәвалаганнар. Бүген дә күпләр дару үләннәрен җыя, киптерә һәм алардан файдалана. Әлеге исемлеккә нинди үләннәр керә һәм кайчан аларны җыярга?

Сары мәтрүшкә. Кайбер якларда аны ярабай дип тә атыйлар. Аның каты сабагы очына вак сары чәчәкләр алтын сыман бүрек булып оешкан. Сары мәтрүшкә – бик күп авыруларга дәва. Ул иң борынгы дару үсемлеге. Халык аны юкка гына «99 авырудан дәвалау үләне», дип санамый. Аны бөрештерүче, ялкынсынуга һәм микробларга каршы чара буларак кулланалар. Халык медицинасында элек-электән вакланган сары мәтрүшкә яфракларын яраларга тизрәк төзәлсен өчен ябалар. Сары мәтрүшкә җәй башында чәчәк ата.  

Чын ромашка – дару ромашкасы– икенче төрле, аның сабагы тармаклы була. Болын ромашкасының сабагында бер чәчәк булып, аның таҗ яфраклары ян-якка таралып үссә, дару ромашкасында берничә чәчәк була һәм аларның ак таҗлары аска карый. Ә менә хуш исле ромашканы беренче күргәндә, чәчәк дип уйламыйсың, әйтерсең ниндидер үлән. Дару ромашкасы белән хуш исле ромашка бер-берсенә бик охшаган. Саргылт-яшел кәрзинле хуш исле ромашканы таҗсыз ромашка дип тә йөртәләр. Бу ромашканың туган иле – Америка. Йөз илле еллар элек ашлык арасына эләгеп килгән ромашка бөтен илебезгә таралган. Ул да, дару ромашкасы кебек, дәвага ярый. Тешең сызласа да, эчең авыртса да, тамагың шешсә дә ромашкадан ясалган төнәтмә эчәләр. Ә инде ул төнәтмә белән чәчләреңне юсаң, чәчләрең матур булып ялтырап торыр.

habibullinnar

Дәвамы бар