Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
02 июня 2020 10:27

«Дөреc туклану – сәламәтлек нигезе»

Яшь буынның сәламәт булып үсүендә, дөрес туклану зур роль уйный. Туклану – шулай ук сәламәт яшәү рәвешенең бер шарты ул. Бала көнгә 4 тапкыр 3-4 сәгать аралыгында ашарга тиеш. Организмны кирәкле азык-төлек белән тәэмин итү өчен туклану төрле булырга тиеш. Дөрес туклану кагыйдәләрен төзик. -вакытында ашау; -күп ашамау; - ризыкны...

Яшь буынның сәламәт булып үсүендә, дөрес туклану зур роль уйный. Туклану – шулай ук сәламәт яшәү рәвешенең бер шарты ул. Бала көнгә 4 тапкыр 3-4 сәгать аралыгында ашарга тиеш. Организмны кирәкле азык-төлек белән тәэмин итү өчен туклану төрле булырга тиеш.

Дөрес туклану кагыйдәләрен төзик.

-вакытында ашау;

-күп ашамау;

- ризыкны төрләндерү;

- ризыкны көнгә 3-4 тапкыр әз-әзләп кабул итү.

- тозлы, майлы, баллы ризыкларны аз-азлап кабул итү;

- азыкны яхшылап чәйнәү;

-ашыкмыйча ашау;

Витаминнарга бай продуктны организм җиңелрәк үзләштерә. Ә иң күп витаминнар - алдан эшкәртелмәгән натураль ризыкларда. А төркеменә керүче витаминнар диңгез ризыкларында, бавыр, сыр, йомырка, кишер, цитрус җиләк-җимешләрдә күп. В төркеменә керүчеләр йомырка, ит, сөт, сыр, балык, чикләвек, гөмбә, дөге, кайбер җиләк-җимештә, яшел яшелчәләрдә бар. Д витамины булган продуктларга сөт, диңгез ризыклары, бигрәк тә майлы балыклар керә. Е витамины күпчелек төрле үсемлек майларында, чикләвектә, груша, алма орлыкларында бар. С витаминына исә нигездә җиләк-җимеш, яшелчәләр бай. Аеруча ул сырганак, гөлҗимеш, кара карлыган, лимонда күп була.

Дөрес туклану өчен нинди киңәшләрне истә тотарга кирәк:

Беренче киңәш. Аксымлы ризык, әйтик, ит, балык, йөмырка, сөт ризыклары, гөмбә ашаганнан соң, сыеклык, бигрәк тә баллы су эчмәскә. Алар бергә буталып ризыкны эшкәртү авырлаша.

Икенче киңәш. Аксым белән углеводны бергә ашамагыз.Аксым өчен ачы, ә углеводларга селтеле тирәлек кирәк.Ашказаны әле берсенә, әле икенчесенә күчеп, ризык ахырга кадәр эшкәртелеп бетми. Аксымлы ризык ашказанында чери, ә углеводлысы әчи башлый.

Өченче киңәш. Углеводлы ризык ашагач, 2-3сәгать эчми торырга.

Дүртенче киңәш. Ныклап ашаганнан соң җиләк- җимешкә кагылмый торыгыз. Аларны аерым гына ашарга яки ашар алдыннан кулланырга кирәк.

Бишенче киңәш. Төп ризыктан соң баллы әйберләрне дә ашамый торыгыз.