Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
15 июня 2020 08:35

Җәйге каникулда балага укыр өчен татарча китаплар

«Китап укуны яратырга өйрәтү — безнең үз балабызга бирә алган иң яхшы бүләгебез» Балалар педагогы Сесиль Лупан. Әлбәттә, сабый өчен иң яхшы укытучы — аның үз әти-әнисе. Милләткә, ил — җиргә, сөйләмгә татлы сүз биргән туган телгә мәхәббәт тә әни сөйләвеннән күчә килә балага. Китап укудан да бала ләззәт алырга...

«Китап укуны яратырга өйрәтү — безнең үз балабызга бирә алган иң яхшы бүләгебез»

Балалар педагогы Сесиль Лупан.

Әлбәттә, сабый өчен иң яхшы укытучы — аның үз әти-әнисе. Милләткә, ил — җиргә, сөйләмгә татлы сүз биргән туган телгә мәхәббәт тә әни сөйләвеннән күчә килә балага. Китап укудан да бала ләззәт алырга тиеш, уку уен кебек үк мавыктыргыч булганда гына баланы мавыктыра ала.

Туган телебезгә мәхәббәт уятырдай, гореф-гадәтләребез, тарихыбыз белән таныштыруны күздә тоткан һәм соңгы елларда дөнья күргән татар китапларына өстенлек бирергә тырыштык. Дусларым, сез дә әлеге исемлекне тулыландыра аласыз. Укыган китапларыгыз турында фикерләрегезне калдырыгыз.

Башлангыч сыйныф укучылары өчен

Абдулла Алиш. Ана әкиятләре.

Резеда Вәлиева. Нәниләр китабы / Ак песи (җыентыклар).

Шәүкәт Галиев. Шәвәли хәйләсе : шаян шигырьләр.

Галимҗан Гыйльманов. Әбием сихерче бугай (җыентык).

Рафис Корбан. Тапкырларга табышмак (җыентык).

Рөстәм Мингалим. Галстуклы кәҗә (җыентык).

Роберт Миңнуллин. Сөенсеннәр әле сабыйлар (җыентык).

Хәкимҗан Халиков. Иң гадел дус (җыентык).

Халык иҗаты: әкиятләр.

Халык иҗаты: мәкальләр һәм әйтемнәр.

Халык иҗаты: табышмаклар.

Абдулла Алиш. Велосипедлар

Мөҗәһит Әхмәтҗанов. Тапкырлар тапмый калмас

Рабит Батулла. Колакчын Тафи

Нәкый Исәнбәт. Мырау батыр

Йолдыз. Йолдызлы кич

Фатих Кәрим Гармунчы аю белән җырчы маймыл

Ләбиб Лерон. Транзистор үч ала

Нәҗип Мадьяров. Көлке төенчеге

Фоат Садриев. Аппаккай

Нәҗибә Сафина. Нарат нигә энәле?

Факил Сафин. Керпенең шәһәргә сәяхәте

Габдулла Тукай. Су анасы

Хәкимҗан Халиков. Сакчы күркә

Ренат Харис. Лап-лап