Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
19 июня 2020 13:05

Уйный-уйный өйрәнәм. Туганчыга кадәр

Карындагы бала – гаҗәеп җан иясе! Ул әле тумаган, ә инде төрле авазларны ишетә, корсакка кагылганны тоя, тышкы дөньядан үзенә кирәкле мәгълүматны «эләктерә» ала. Карындагы чор – танып белүдә бик мөһим этап, әйләнә-тирә дөнья турында мәгълүмат туплау чоры. Галимнәр һәм табиблар баланың үсеше белән әнисенең карынында вакытта ук шөгыльләнергә мөмкинлеген...

Карындагы бала – гаҗәеп җан иясе! Ул әле тумаган, ә инде төрле авазларны ишетә, корсакка кагылганны тоя, тышкы дөньядан үзенә кирәкле мәгълүматны «эләктерә» ала. Карындагы чор – танып белүдә бик мөһим этап, әйләнә-тирә дөнья турында мәгълүмат туплау чоры.

Галимнәр һәм табиблар баланың үсеше белән әнисенең карынында вакытта ук шөгыльләнергә мөмкинлеген дәлилләгәннәр.

Бала белән аралашу, аңа мөрәҗәгать итү баланың саклану көчен арттыра, эмоциональ һәм физик үсешен яхшырта.

Әле тумаган бала белән аралашу булачак әнинең корсагына кагылу (сыйпау, кулларны кую һ.б.) аша башкарыла.

Балага тыныч кына, йомшак тавыш белән, назлап мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Әгәр бала белән даими һәм шатланып аралашсаң, ул көчлерәк, түземлерәк булып, дөньяга ышаныч белән туа.

Без сине яратабыз, көтәбез.

Бу уен бала белән әти-әни арасында эмоциональ бәйләнеш, аралашу күнекмәләре булдырырга ярдәм итә.

Уенны барлык гаилә әгъзалары өйдә вакытта тыныч шартларда еш уйнагыз. Әгәр гаиләдә инде башка балалар булса, уенда алар да катнашсын.

Әнисенең корсагын йомшак кына сыйпап, бала белән сөйләшегез. Аны ничек көткәнегезне, яратканыгызны; әнисенә дә, әтисенә дә, абый-апасына да аның бик кирәклеген әйтегез. «Акыллым», «матурым», «җимешем», «кояшым» кебек ягымлы сүзләрне еш кабатлагыз.

Кафия Закирова