Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
22 июня 2020 06:41

Уйный-уйный өйрәнәм

0-3 ай Бала тууның беренче көннәреннән үк аңа теләгәнчә хәрәкәтләнергә мөмкинлек бирергә киңәш ителә. Ул кулларын селкетә, чәбәкли алырлык булсын. *Баланы даими рәвештә корсагына яткырыгыз. Моның өчен каты урын (мәсәлән, җәймә белән капланган өстәл һ.б) булу шарт. Баланың терсәктән бөгелгән кулларын күкрәк астына куегыз. Әлеге күнегүне ашатканчы яки ашатканнан соң...

0-3 ай

Бала тууның беренче көннәреннән үк аңа теләгәнчә хәрәкәтләнергә мөмкинлек бирергә киңәш ителә. Ул кулларын селкетә, чәбәкли алырлык булсын.

*Баланы даими рәвештә корсагына яткырыгыз. Моның өчен каты урын (мәсәлән, җәймә белән капланган өстәл һ.б) булу шарт. Баланың терсәктән бөгелгән кулларын күкрәк астына куегыз. Әлеге күнегүне ашатканчы яки ашатканнан соң 30-40 минут үткәч эшлиләр. Баланы шушы хәлдә башын күтәрергә омтылыш ясаганчы тотарга кирәк. 2-3 айларда корсакка ятуның дәвамлылыгы арта. 3 айда бала, беләгенә таянып, корсакта яткан килеш, озак итеп башын тотып тора ала. Бу вакытта өлкәннәрдән берәү аның белән ягымлы итеп сөйләшергә, аңа ачык төстәге матур уенчыклар күрсәтергә мөмкин.

*1-3 айларда бала төрле тавышларга һәм ачык төсләргә игътибар итүчән була. Баланы йокламаган вакытларда әйберләрне күрә белергә, тыңларга һәм тоя белергә өйрәтү бик мөһим.

*Күрү сәләтен үстерү максатыннан, балага берничә айларда ук һәр көнне берничәшәр минут зур (диаметры 10 см га кадәр) уенчык күрсәтергә кирәк. Уенчыкның бала күз алдыннан 50 см ераклыкта булуы шарт. Соңрак уенчыкны бала каршына элеп куярга һәм төрле юнәлештә хәрәкәтләндерергә мөмкин. Хәрәкәтләнә торган әйберне вакыт-вакыт туктатып тору аның текәлеп карау сәләтен үстерә. Ә инде баланың кызыксынучанлыгын үстерү өчен, уенчыкларны 3-4 көн саен алыштырып тору яхшы. Шулай ук бу уенчыкларның төрле төстә һәм төрле зурлыкта булуы да зарур.

*Ишетергә күнектерү өчен. Тавыш чыгара торган әйберләр файдаланыла, мәсәлән, төрле шалтыравык, аумас курчак тавышлары ишетелсә, бала аларга игътибар итә һәм аның артыннан күзәтә башлый. Шулай итеп, ишетү һәм күрү әгъзалары арасында бәйләнеш барлыкка килә. Бераздан (икенче аенда) ул тавыш килгән якка башын бора башлый.

Шалтыравык кайда?

Максат. Баланы төрле тавышларга игътибар итәргә, тавыш чыганагын эзләргә өйрәтү.

Балага матур шалтыравык күрсәтегез һәм бераз шалтыратып торыгыз. Аннары, уенчыкны яшереп, шалтыратуны дәвам итегез. Шуннан соң сез баладан: «Шалтыравык кайда?» (яисә «Машина кая китте?», «Кош кая очып китте?» һ.б.) – дип сорагыз. Бала, сүзләрен аңламаса да, юкка чыккан уенчыкның тавышын ишетә һәм күзләре белән аны эзли.

Кафия Закирова