Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
26 июня 2020 08:54

Күңелле гимнастика

0-3 ай Бала сәламәт булганда, 2 ай тулгач, аңа гимнастика ясата башларга мөмкин. Ләкин алдан табиб белән киңәшләшү яхшы. Күнегүләр санын һәм аның дәвамлылыгын табиб билгели. Гимнастика белән һәр көнне билгеле бер вакытта, ягъни ашатканнан соң 1 сәгать үткәч шөгыльләнергә киңәш ителә. *Балага башта иң гади күнегүләр ясатыгыз, мәсәлән, кулларны...

0-3 ай

Бала сәламәт булганда, 2 ай тулгач, аңа гимнастика ясата башларга мөмкин. Ләкин алдан табиб белән киңәшләшү яхшы. Күнегүләр санын һәм аның дәвамлылыгын табиб билгели. Гимнастика белән һәр көнне билгеле бер вакытта, ягъни ашатканнан соң 1 сәгать үткәч шөгыльләнергә киңәш ителә.

*Балага башта иң гади күнегүләр ясатыгыз, мәсәлән, кулларны як-якка җәю, күкрәктә чалыштырып кую, өскә күтәрү-төшерү. Тезләрне бөгү һ.б.

*Күнегүләр әкренләп катлауландырыла бара: баланы, кулыннан тотып, аркасыннан корсагына әйләндерү, корсагына яткан килеш башын күтәрү һ.б.

Гимнастиканы сак кына, бала белән ягымлы сөйләшә-сөйләшә ясатыгыз. Берәр җыр көйләсәгез яки музыка уйнатсагыз, бигрәк тә яхшы.

Гимнастиканың дәвамлылыгы баштарак 4-5 минут булып, соңрак 10-12 минутка җиткерелә, һәр күнегү 4-5 тапкыр кабатлана.

 

 

Игътибар!

*Гимнастика үткәрелә торган бүлмә яхшы җилләтелгән булырга, андагы температура 19-20 С тан ким булмаска тиеш.

*Күнегүләрне ясатыр алдыннан, кулларны яхшылап юыгыз, йөзек-балдакларны салып куегыз.

*Бала авырганда, физик күнегүләр ясатуны туктатып торырга кирәк.

 

Кафия Закирова