Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
26 июня 2020 11:48

Нәрсә файдалы?

• Балык ашау файдалымы? Балыкта, бигрәк тә аның майсыз төрләрендә, аксым, витаминнар, минераль матдәләр күп. Аны ашказаны асты бизе авыртканда, атеросклероз вакытында куллану уңай нәтиҗә бирә. • Нинди боткалар аеруча файдалы? Солы, манный, тары, карабодай боткалары файдалы. • Сөт һәм сөт ашамлыкларының нинди файдасы бар? Сөт, кефир, эремчек сәламәт кешеләргә...

• Балык ашау файдалымы? Балыкта, бигрәк тә аның майсыз төрләрендә, аксым, витаминнар, минераль матдәләр күп. Аны ашказаны асты бизе авыртканда, атеросклероз вакытында куллану уңай нәтиҗә бирә.

• Нинди боткалар аеруча файдалы? Солы, манный, тары, карабодай боткалары файдалы.

• Сөт һәм сөт ашамлыкларының нинди файдасы бар? Сөт, кефир, эремчек сәламәт кешеләргә һәм авыру кешеләрнең күпчелегенә файдалы. Сөт продуктлары аксым, витаминнар һәм минераль матдәләргә бай. Аларда кальций белән фосфор бар.

• Шоколадның файдалы үзлекләре бармы? Шоколад составында май һәм углеводлар күп, анда витаминнар һәм минераль матдәләр дә бар. Ул сарыф ителгән энергияне бик тиз тулыландырырга кирәк булганда (спортчыларга, альпинистларга һ.б.) шактый зур физик көч сарыф ителгәндә кулланыла. Әмма гадәти шартларда аны чамадан тыш күп кулланудан сакланырга кирәк. Татлы азык балаларның һәм өлкәннәрнең теше бозылуга сәбәпче була.

Нуриева Алинә, Хәсәнова Гүзәл