Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
07 июля 2020 11:35

Еланнарның һөҗүме арткан: чакса, нишләргә?

Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш белгеч-токсикологы Алия НАСЫЙБУЛЛИНА елан чакканда үз-үзеңне ничек тотарга кирәклеген искә төшерде. Тузбаш елан, зәһәр елан, бакыр елан безнең полосада аеруча күп очрый. Зәһәр елан тешләү сәламәтлек өчен бик куркынычлы. Бигрәк тә гәүдәнең өске өлешен – муен, баш, җилкәләрне тешләсә. Анда вена һәм...

Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш белгеч-токсикологы Алия НАСЫЙБУЛЛИНА елан чакканда үз-үзеңне ничек тотарга кирәклеген искә төшерде. Тузбаш елан, зәһәр елан, бакыр елан безнең полосада аеруча күп очрый. Зәһәр елан тешләү сәламәтлек өчен бик куркынычлы. Бигрәк тә гәүдәнең өске өлешен – муен, баш, җилкәләрне тешләсә. Анда вена һәм артерияләр күп урнашкан, агу бик тиз күчә, зыян күргән кеше үлеп китәргә дә мөмкин. Бакыр һәм тузбаш еланнары исә алай ук куркыныч түгел, – ди Алия Насыйбуллина. Аяк, кул, үкчәләрне елан чакса, зыян күргән кеше озак вакытка хәрәкәтсез калырга мөмкин. Зәһәр елан чаккан очракта югалып калмыйча, тиз генә беренче ярдәмне күрсәтергә кирәк. Юкса кул яки аякны ампутацияләргә мөмкиннәр.  

Зәһәр елан чакса нишләргә кирәк соң? Жгут салырга, салкын әйберләр куеп торырга, агуны суыртырга, тиренең зарарланган урыннарын кисәргә йә яндырырга ярамый. Чөнки елан агуында бик күп микъдарда аксым була, ул болай да кан белән тәэмин ителүне бозып, лимфостазга китерә. Кан агышы акрыная. Шуның аркасында аяк-куллар коточкыч дәрәҗәдә шешә. Урман-кырларга, су буйларына барырга уйласагыз, аллергиягә каршы һәм гормональ таблеткалар алырга кирәк. Елан чаккан очракта, шушы ике препаратны кулланырга һәм күп итеп су эчәргә кирәк.   Җәрәхәттән канны суырту әллә ни файда бирми. Агу лимфа тамырларында түгел, кан тамырлары буйлап тарала. Беренче ярдәмне күрсәткәннән соң, елан чаккан кешегә артык хәрәкәтләр ясамаска кирәк, юкса агу тарала башлый. Тиз арада хастаханәгә мөрәҗәгать итү урынлы. Елан чакканнан соң пациентта шешенү, косу, хәлсезлек күзәтелә.   Соңгы 40 елда елан чакканнан соң үлем очраклары теркәлмәгән. Табибка мөрәҗәгать иткән пациентларга вакытында медицина ярдәме күрсәтелгән. Кайчан һәм кайда чагырга мөмкин? Елан чагулар күп очракта май ахыры – июнь башына, эссе көннәр башланган чакка туры килә. Еланнар үзләре беркайчан да беренче булып һөҗүм итмиләр. Үзләренә куркыныч янавын сизгәндә яки саксыз рәвештә өстенә басканда гына чагалар. Ирләрнең еш кына – аягын, хатын-кызларның кулын тешләп алалар. Июнь башында алар аеруча агрессив. Эссе вакытларда сулыклар янында еланнар аеруча еш очрый: алар югары температураны авыр кичерә.