Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
10 августа 2020 11:35

Балалар өчен антисептиклар нәрсәсе белән куркыныч?

Педиатр, иммунолог-аллерголог Андрей Продеус «мәктәп» санитайзерларын куллануның зыяны турында сөйләде. Бу хакта «АиФ» басмасы яза. Яңа уку елында Россия мәктәпләрендә санитайзерлар һәм антисептиклар куллану мәҗбүри булачак. Тик дезинфекция чараларын еш куллану кул тиресе коруга китерә дип кисәтте белгеч. Өстәвенә, хәзерге вакытта моның балалар өчен никадәр куркыныч булуы билгеле түгел, чөнки моның буенча...

Педиатр, иммунолог-аллерголог Андрей Продеус «мәктәп» санитайзерларын куллануның зыяны турында сөйләде. Бу хакта «АиФ» басмасы яза.

Яңа уку елында Россия мәктәпләрендә санитайзерлар һәм антисептиклар куллану мәҗбүри булачак. Тик дезинфекция чараларын еш куллану кул тиресе коруга китерә дип кисәтте белгеч. Өстәвенә, хәзерге вакытта моның балалар өчен никадәр куркыныч булуы билгеле түгел, чөнки моның буенча тиешле тикшеренүләр уздырылмаган, диде эксперт.

Табиб әйтүенчә, югары сыйныфларда укучыларның кул тиресе зурларныкына охшаш, ә биш яшькә кадәрге балаларның тиресе күпкә сизгеррәк. Санитайзерларны даими куллану аркасында кул тиресе дымны тизрәк югалта, бу куллар коруга китерергә мөмкин.

Антисептикларны һәр 15 минут саен кулланырга кирәкми. Аларны бары тик потенциаль куркыныч өслеккә кагылганнан соң гына файдаланасы, дип өстәде Продеус.

Интертат