Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
17 августа 2020 11:44

Сулагай бала. Уңай һәм тискәре яклары

Сулагайларның уң ярымшары, уң кулга өстенлек бирүчеләрнең сул ярымшарлары актив эшли. Галимнәр фикеренчә, сулагайларның сул ярымшарда хат, исәп-хисап һәм уку өчен җавап бирә торган үзәкләре көчле. Шигырьләрне, чит ил сүзләрен хәтерләү - сул ярымшарның казанышы. Ә уң ярымшар, мәсәлән, музыканы кабул итү, интонацияне аеру сәләте өчен җавап бирә. Шуңа күрә...

Сулагайларның уң ярымшары, уң кулга өстенлек бирүчеләрнең сул ярымшарлары актив эшли. Галимнәр фикеренчә, сулагайларның сул ярымшарда хат, исәп-хисап һәм уку өчен җавап бирә торган үзәкләре көчле.

Шигырьләрне, чит ил сүзләрен хәтерләү - сул ярымшарның казанышы. Ә уң ярымшар, мәсәлән, музыканы кабул итү, интонацияне аеру сәләте өчен җавап бирә. Шуңа күрә сулагайлар еш кына яхшы музыкаль ишетүгә ия, аларның биюгә, рәсем ясауга сәләте, хәтере яхшы. Шунысы кызык, сулагай балалар еш кына фантазерлар була.

Психологлар фикеренчә, сулагайлар ешрак пессимистлар.

Сулагай баланы яңадан уң кулга өйрәтергә ярамый! Ул юкка-барга нервыланырга, ачу сакларга, начар укырга мөмкин. 

Баланы дөрес утырырга, каләм тотарга өйрәтегез. Бу очракта яктылык уң яктан төшәргә тиеш.

Баланы ашыктырырга кирәк түгел, аның алдына нинди дә булса чикләүләр куймагыз.

Әгәр сезнең сабыегыз беренче сыйныфка барса, укытучыга аның сулагай булуын әйтегез. Аңа комачауламасыннар һәм аны төрткәләмәсеннәр өчен, сул яктан тәрәзә янына утыртып куйсыннар.

Балагызны аңларга тырышыгыз, аны башка балалар белән чагыштырмагыз.

Бала сезнең игътибарыгызга һәм ярдәмгә мохтаҗ.

Атаклы сулагайлар. Альберт Эйнштейн, Александр Македонский, Леонардо да Винчи, Юлий Цезарь, Пабло Пикассо, Наполеон, Марк Твен, Уинстон Черчиль, Жанна д,Арк, Амадей Моцарт, Аристотель, Людвиг Ван Бетховен, Петр I, Чарли Чаплин, Сергей Рахманинов һ.б.

Фото: pixabay.com

Г.Ярмиева