Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
24 августа 2020 13:27

Әтәч гөмбәсе (Лисичка)

Ерактан күренеп торган бу матур гөмбәне Россиянең теләсә кайсы урманында очратырга мөмкин. Ул бигрәк тә чыршы, нарат төбендә үсәргә ярата, шулай да бу гөмбәне имән төбендә дә табып була. Гөмбә бүрәнкә формасында: аның эшләпәсе, аска таба тараеп, тәпиенә кушылып китә. Әтәч гөмбәсе төлкенең кызгылт-сары туны төсендә. Шуңа күрә аны рус...

Ерактан күренеп торган бу матур гөмбәне Россиянең теләсә кайсы урманында очратырга мөмкин. Ул бигрәк тә чыршы, нарат төбендә үсәргә ярата, шулай да бу гөмбәне имән төбендә дә табып була. Гөмбә бүрәнкә формасында: аның эшләпәсе, аска таба тараеп, тәпиенә кушылып китә. Әтәч гөмбәсе төлкенең кызгылт-сары туны төсендә. Шуңа күрә аны рус телендә «лисичка» дип йөртәләр дә. Гөмбәнең уртача озынлыгы – 4–6 см, эшләпәсенең диаметры – 5–8 см. Әтәч гөмбәсе ялгыз үсеп утырмый, төркем-төркем булып үсә. Шуңа күрә бер гөмбә тапсаң, якын-тирәдән аның сеңелкәшләрен дә эзләп карарга онытма!

Әтәч гөмбәсенең уңай сыйфатларының берсе – аның төрле бөҗәкләр һәм микроорганизмнар тарафыннан ашалмавы, чиста булуы. Бу аның составындагы махсус матдә белән бәйле. Ул матдә паразитларны юк итә, ә менә кеше өчен зарарсыз. Әтәч гөмбәсен пешереп, кыздырып ашыйлар, кышка киптереп куялар.