Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
25 августа 2020 13:41

Майлы гөмбә (Маслята)

Эшләпәсе ялтырап, майланып торган бу гөмбәне илебезнең ылыслы һәм катнаш урманнарында очратырга мөмкин. Майлы гөмбәләр зур-зур төркемнәр хасил итә. Бу гөмбә артык зур түгел, эшләпәсенең диаметры гадәттә 10–15 см була, шулай да вакыт-вакыт 20 см диаметрлы гөмбәләрне дә очратырга мөмкин. Майлы гөмбәнең эшләпәсе көрән төстә, майланып тора. Эшләпә астында сары...

Эшләпәсе ялтырап, майланып торган бу гөмбәне илебезнең ылыслы һәм катнаш урманнарында очратырга мөмкин. Майлы гөмбәләр зур-зур төркемнәр хасил итә. Бу гөмбә артык зур түгел, эшләпәсенең диаметры гадәттә 10–15 см була, шулай да вакыт-вакыт 20 см диаметрлы гөмбәләрне дә очратырга мөмкин. Майлы гөмбәнең эшләпәсе көрән төстә, майланып тора. Эшләпә астында сары губкасыман матдә урнашкан, гадәттә ул мамыкны хәтерләткән ак элпә белән капланып тора. Майлы гөмбәнең тәпие нык, тонык сары төстә. Майлы гөмбәне эшкәртер алдыннан аны әрчиләр – эшләпәсендәге майлы тышчаны салдыралар. Безнең илдә майлы гөмбәне яратып җыялар, пешереп кыздырып ашыйлар, кышка тозлап һәм маринадлап куялар. Бу гөмбә бик файдалы, аның составында D витамины бик күп.