Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
03 февраля 2020 08:57

Туган көнегез котлы булсын, Галимҗан абый!

1 февраль - язучы, шагыйрь, драматург, әдәбият галиме Галимҗан Гыйльмановның туган көне. Без Галимҗан абыйны олы бәйрәме белән котлыйбыз. Озын гомер, шатлыклар, күңел тынычлыгы, саулык-сәламәтлек, гаилә бәхете телибез. Иҗатыгыз белән безне һәрвакыт шатландырып торыгыз! Ә сезгә, дусларым! Галимҗан абыйның матур бер шигырен тәкъдим итәбез. Аяклары өшемәсен Өстәленең аякларын Кызгана Айдар:...

1 февраль - язучы, шагыйрь, драматург, әдәбият галиме Галимҗан Гыйльмановның туган көне. Без Галимҗан абыйны олы бәйрәме белән котлыйбыз. Озын гомер, шатлыклар, күңел тынычлыгы, саулык-сәламәтлек, гаилә бәхете телибез. Иҗатыгыз белән безне һәрвакыт шатландырып торыгыз!

Ә сезгә, дусларым! Галимҗан абыйның матур бер шигырен тәкъдим итәбез.

Аяклары өшемәсен

Өстәленең аякларын

Кызгана Айдар:

Җәйләрен дә, кышларын да

Ялангач алар.

Озак уйланып тормый ул,

«Өф-ф!..» – өреп куя.

Иң яраткан итекләрен

Кидереп куя.