Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
09 февраля 2020 16:25

9 февраль – Бөтендөнья стоматологлар көне

Бүген 9 февраль – Бөтендөнья стоматологлар көне. Бу бәйрәмнең нәкъ менә бу көнне уздырылуы Апполония Александрийская исеме белән бәйле. Ул безнең эраның 3 гасырында Александрия шәһәрендә яши, зур түрәнең кызы була. Мәҗүси илдә христиан динен кабул иткәне өчен, Апполонияне коточкыч җәзага хөкем итәләр: авызындагы барлык тешләрен суырып алалар. Апполонияне изге...

Бүген 9 февраль – Бөтендөнья стоматологлар көне. Бу бәйрәмнең нәкъ менә бу көнне уздырылуы Апполония Александрийская исеме белән бәйле. Ул безнең эраның 3 гасырында Александрия шәһәрендә яши, зур түрәнең кызы була. Мәҗүси илдә христиан динен кабул иткәне өчен, Апполонияне коточкыч җәзага хөкем итәләр: авызындагы барлык тешләрен суырып алалар. Апполонияне изге затка рәсми стоматологиянең беренче тарафдары –18 гасыр теш табибы Пьер Фошар әйләндерә. Ул, стоматологлардан беренче булып, авыру тешләрне суыртып алуга түгел, ә дәвалауга өстенлек бирә, тешләрне саклап калырга тырыша. Теш дәвалау процессын җиңеләйтер өчен, Фошар пациентларына Апполониягә дога кылырга куша, бу очракта теш авыртуы кимеп китәр дип ышандыра.

Бүгенге көндә стоматолог – бик кирәкле һөнәр. Теш дәвалау исә – авыртусыз һәм җайлы процедура.

Теш дәвалау өлкәсендәге кайбер кызыклы фактларга тукталыйк:

Профессиональ эшчәнлек буларак стоматология Россиядә 18 гасырда гына үсеш ала. Бу вакытта хакимлек иткән Пётр Беренче үзе дә медицинаның бу өлкәсе белән бик кызыксына.

Иң беренче теш щёткасы Кытайда 500 ел элек уйлап табыла. Ул бамбук таягыннан, дуңгыз тиресендәге кыллардан һәм бурсык йоныннан ясала.

Ә менә теш пастасы Борынгы Мисырда барлыкка килә. Ул шәрабтан һәм пемзадан ясала.

Стоматологларга иң күп акча китерүче пациентлар булып профессиональ хоккейчылар санала. Һәр ике хоккейчының берсе уйнау дәвамында 2–5 тешен югалта, аннары яңа тешләр куйдыра икән.

Израильдә пациентларның тешләрен робот-стоматолог дәвалый. Табиб бу вакытта роботның эшен күзәтеп тора, аны контрольдә тота.

«Сөт тешләре» дигән терминны медицинаның атасы Гиппократ уйлап чыгарган. Ул балаларга беренче тешләр ана сөтеннән чыга дип уйлаган.

Матур, сәламәт тешләр безгә елмаю өчен кирәк. Хатын-кыз көненә 60 тапкыр, ир кеше 8 тапкыр елмая икән.

Елмаеп яшик! Тешләрегез авыртмасын!