Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
10 февраля 2020 06:52

Татар теле һәм әдәбиятыннан Халыкара олимпиаданың үткәрү көннәре билгеле булды

Татар теле һәм татар әдәбиятыннан VIII Халыкара олимпиада Казанда 21 — 24 апрель көннәрендә узачак. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә ТР мәгариф һәм фән министрлыгының төбәкара хезмәттәшлек секторы җитәкчесе Гөлия Мусина хәбәр итте. «Халыкара олимпиаданы үткәрү өчен Татарстанның „2014 — 2020 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне...

Татар теле һәм татар әдәбиятыннан VIII Халыкара олимпиада Казанда 21 — 24 апрель көннәрендә узачак. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә ТР мәгариф һәм фән министрлыгының төбәкара хезмәттәшлек секторы җитәкчесе Гөлия Мусина хәбәр итте.

«Халыкара олимпиаданы үткәрү өчен Татарстанның „2014 — 2020 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү“ дәүләт программасы нигезендә акча бүлеп бирелә, яшәү, туклану, мәдәни чаралар һәм экскурсияләр өчен акча каралган», — диде ул.

Гөлия Мусина балаларның төрле төбәкләрдән килеп, Универсиада авылы тулай торакларында яхшы шартларда торачакларын әйтте. «Балалар бер-берсе белән аралаша, таныша, яңа дуслар таба. Халыкара олимпиадада төбәкара олимпиадада катнашучылар гына түгел, Америка, Канада, Финляндия һ.б. җәмгысе унбиш чит илдән һәм килүчеләр көтелә», — дип сөйләде ул.

Зилә Мөбәрәкшина

татар-информ