Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
19 февраля 2020 11:40

Теремкәй (Рус халык әкияте)

Басуда терем-теремкәй урнашкан була. Бер тычкан-Чыелдык теремкәй янына чабып килгән дә: — Терем-теремкәй, теремкәйдә кем яши? — дип сораган. Аңа җавап бирүче булмый. Тычкан теремкәй эченә керә дә шунда яши башлый. Көннәрдән беркөнне теремкәй яныннан бака-Бакылдык үтеп бара икән, ул туктаган да сораган: — Терем-теремкәй! Теремдә кем яши? — дигән....

Басуда терем-теремкәй урнашкан була.

Бер тычкан-Чыелдык теремкәй янына чабып килгән дә:

— Терем-теремкәй, теремкәйдә кем яши? — дип сораган.

Аңа җавап бирүче булмый. Тычкан теремкәй эченә керә дә шунда яши башлый.

Көннәрдән беркөнне теремкәй яныннан бака-Бакылдык үтеп бара икән, ул туктаган да сораган:

— Терем-теремкәй! Теремдә кем яши? — дигән.

— Мин тычкан-Чыелдык. Ә үзең кем буласың?

— Мин бака-Бакылдык булам.

— Әйдә кер, бергә торырбыз.

Бака-Бакылдык теремкәй эченә кергән икән, шул көннән алар теремкәйдә икәү бергә яши башлаганнар.

Бервакыт теремкәй янына куян-Куркак җан-фәрманга чабып килгән. Ул да сораган:

— Терем-теремкәй! Теремкәйдә кем яши? — дигән.

— Мин, тычкан-Чыелдык.

— Мин, бака-Бакылдык. Ә син кем буласың?

— Мин куян-Куркаккай булам.

— Әйдә, алайса, кер. Бергә-бергә яшәрбез.

Куян теремкәй эченә бер сикерүдә кереп тә киткән. Хәзер инде болар өчәү торалар, ди.

Төлке-Хәйләбайның да юлы теремкәй яныннан узган. Ул да, теремкәй янына туктап, тәрәзәгә шакыган да сораган:

— Терем-теремкәй! Теремкәйдә кем яши? — дигән.

— Мин, тычкан-Чыелдык.

— Мин, бака-Бакылдык.

— Мин, куян-Куркаккай булам.

— Ә син үзен кем буласың?

— Мин төлке-Хәйләбай булам.

— Әйдә кер, бергә яшәрбез.

Төлке-Хәйләбай да теремкәйгә кереп урнашкан. Алар инде дүртәүләп бергә яши башлаганнар.

Яшь бүре-Соры колак чабып барганда тәрәзәдән караган да сораган:

— Әй, терем-теремкәй! Теремкәйдә кем яши? — дигән.

— Мин, тычкан-Чыелдык.

— Мин, бака-Бакылдык.

— Мин, куян-Куркаккай.

— Мин, төлке-Хәйләбай.

— Ә син үзен, кем буласың?

— Мин бүре-Соры колак булам.

— Әйдә кер, безнең янга!

Бүре дә теремкәйгә керә. Шулай итеп, алар теремкәйдә бишәү җырлый-җырлый яши башлыйлар.

Көтмәгәндә теремкәй янына лап-лоп атлап аю-Камыт аяк килеп чыга.

Ул теремкәй эчендә җырлаганны ишеткәч, туктый да, бөтен көченә акырып җибәрә:

— Терем-теремкәй! Теремдә кемнәр бар? — ди.

— Мин, тычкан-Чыелдык.

— Мин, бака-Бакылдык.

— Мин, куян-Куркаккай.

— Мин, төлке-Хәйләбай.

— Мин, бүре-Соры колак.

— Ә син үзең кем буласың?

— Мин, аю-Камыт аяк булам.

— Кер, алайса, бергә яшәрбез!

Аю теремкәйгә керергә бик озак азаплана, әмма сыя алмый.

— Мин сезнең түбәгездә генә яшәрмен инде, алайса,— ди камыт аяк.

— Син безне сытарсың бит!

— Юк, сытмыйм,— ди.

— Мен, алайса! — диләр.

Аю теремкәйнең түбәсенә үрмәли. Менеп җитүе була — шулвакыт теремкәй шатырт-шытырт килеп сытыла башлый! Бер якка авыша, бөтенләй таралып китә. Тычкан-Чыелдык, бака-Бакылдык, куян-Куркаккай, төлке-Хәйләбай, бүре-Соры колак өйдән көчкә чыгып өлгерәләр.

Нишләмәк кирәк, алар шундук, бергәләшеп, бүрәнә ташырга, такта ярырга, янә теремкәй салырга керешәләр һәм искесеннән дә яхшырак теремкәй салып өлгертәләр. Тагын бергә-бергә яши башлыйлар. Әле дә шулай дус-тату гомер кичерәләр, ди.