Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
23 марта 2020 08:24

Рөстәм Миңнеханов дистанцион укуга күчеш әзерлеген карады

Татарстанда коронавирус таралу куркынычы булу сәбәпле 15 апрельгә кадәр махсус санитар-эпидемиологик режим кертелде. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан федераль университетында булды, ул Идел буеның иң зур югары уку йортының дистанцион укуга күчүенә әзерлеген бәяләде. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте. «Рөстәм Миңнеханов студентларга һәм...

Татарстанда коронавирус таралу куркынычы булу сәбәпле 15 апрельгә кадәр махсус санитар-эпидемиологик режим кертелде.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан федераль университетында булды, ул Идел буеның иң зур югары уку йортының дистанцион укуга күчүенә әзерлеген бәяләде. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

«Рөстәм Миңнеханов студентларга һәм мәҗбүри ялда яки карантинда булган барлык кешеләргә вакытны файдалы итеп үткәрергә, шул исәптән үзлектән белем алу өчен яңа мөмкинлекләрдән файдаланырга тәкъдим итте», — диде Галимова.

Татарстан Президенты югары уку йортында онлайн-лекцияләр барган аудиторияләрне карады һәм EduTech цифрлы белем бирү технологияләре үзәгендә булды.

Элегрәк Рөстәм Миңнеханов республикада коронавирус таралуны профилактикалау максатыннан кертелә торган дистанцион белем бирүгә әзерлекне тикшерү өчен Казанның 131нче лицеенда булган иде.

Чыганак: tatar-inform