Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
27 марта 2020 13:37

Татарстанда мәктәп каникулларын 12 апрельгә кадәр озайттылар

Татарстанда язгы мәктәп каникуллары, коронавирусның тиз таралуын булдырмас өчен, 12-нче апрельгә кадәр озайтылды. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР Премьер-министры урынбасары, инфекция таралуга каршы көрәш буенча республика штабы башлыгы Ләйлә Фазлыева хәбәр итте. «Моның хәзерге шартларда мөһим чара булуын аңлыйбыз, - дип билгеләп үтте Л.Фазлыева. - Өстәмә белем...

Татарстанда язгы мәктәп каникуллары, коронавирусның тиз таралуын булдырмас өчен, 12-нче апрельгә кадәр озайтылды. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР Премьер-министры урынбасары, инфекция таралуга каршы көрәш буенча республика штабы башлыгы Ләйлә Фазлыева хәбәр итте.

«Моның хәзерге шартларда мөһим чара булуын аңлыйбыз, - дип билгеләп үтте Л.Фазлыева. - Өстәмә белем бирүнең барлык учреждениеләре: спорт мәктәпләре, ял итү учреждениеләре, барлык ведомстволарның сәнгать мәктәпләре шулай ук 12-нче апрельгә кадәр эшләмиячәк».

Татарстанда һәм аның башкаласында мәктәп балалары учреждениеләре эшен дәвам итәчәк, дип өстәде ул.

Исегезгә төшерәбез, моңа кадәр каникуллар 19-нчы марттан 31-нче мартка кадәр дәвам итәргә тиеш иде.

Чыганак: kzn.ru