Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
01 апреля 2020 13:44

1 апрель - Көлке көне

Әти кеше мәктәптә укучы улының өйгә бирелгән дәресләрен хәзерләп утыра. Ишектә кыңгырау чылтырый. Анда – күрше ире: – Улыгызның математикадан өй эшләрен эшләдегезме? – Эшләдек…. – Күчерергә биреп торыгыз әле…   Айнур, минем компьютерым эшләми. - Анда бер зур төймә бар, аңа басып карадыңмы? - Әйе, барыбер эшләми. - Розеткага...

Әти кеше мәктәптә укучы улының өйгә бирелгән дәресләрен хәзерләп утыра. Ишектә кыңгырау чылтырый. Анда – күрше ире:

– Улыгызның математикадан өй эшләрен эшләдегезме?

– Эшләдек….

– Күчерергә биреп торыгыз әле…

 

Айнур, минем компьютерым эшләми.

- Анда бер зур төймә бар, аңа басып карадыңмы?

- Әйе, барыбер эшләми.

- Розеткага тыкканмы?

- Белмим, хәзер шырпы кабызам да карыйм.

- Ә шырпы нигә?

- Бездә утны сүндерделәр :D

 

Әни, мин мәктәптә санарга өйрәндем.

– О, маладис кызым, әйдәле, күрсәт һөнәреңне.

– Мин укытучыны усалга саныйм.

 

Бер гаиләдә бала туган, ләкин сөйләшми икән. Врачларга, күрәзәчеләргә йөртәләр, бала барыбер сөйләшми икән. Шулай беркөнне чөй эчәргә утыргач бала телгә килеп:

– Шикәр салыгыз, – ди.

Әти-әнисе аптырашта калалар, сөенәләр һәм әтисе сорый:

– Улым, нигә моңарчы сөйләшмәдең соң син?

– Соң әти, моңарчы шикәр сала идегез бит.