Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
02 апреля 2020 10:28

Өйдә балалар белән ничек шөгыльләнергә?

Кечкенә бала үзенә карата бик күп игътибарны җәлеп итә. Әни кешенең өй эшләрен эшләр өчен дә вакыты җитми бит, чөнки бала һәрвакыт кызыксынучан, ул үзенә яңа шөгыль тәлап итә. Баланы өйдә ни белән кызыксындырырга соң?Балаларны телевизор алдына утыртып, башка уен белән кызыксындырмау, бу бик яхшы ысул түгел, шуңа күрә дә...

Кечкенә бала үзенә карата бик күп игътибарны җәлеп итә. Әни кешенең өй эшләрен эшләр өчен дә вакыты җитми бит, чөнки бала һәрвакыт кызыксынучан, ул үзенә яңа шөгыль тәлап итә. Баланы өйдә ни белән кызыксындырырга соң?
Балаларны телевизор алдына утыртып, башка уен белән кызыксындырмау, бу бик яхшы ысул түгел, шуңа күрә дә төрле-төрле кызык уеннар, шөгыльләр табырга мөмкин бит. Бу шөгыльләр бала өчен мавыктыргыч, кызыксындыручан, шулай ук яшь үзенчәлекләренә туры килергә тиеш.

Кызыклы китап уку баланың сөйләм телен үстерүдә дә, тирә-юнь белән таныштыруда да зур йогынты ясап тора. Балаларга татар халык әкиятләрен, рус халык әкиятләрен укырга кирәк. Китаплар матур рәсемле булса, бик яхшы, чөнки бу баланың игътибарлыгын ныгыта.

Пластилин белән яки тозлы камыр белән төрле рәсемнәр, җәнлекләр, кошлар әвәләргә мөмкин. Бу баланың иҗади яктан үсешенә зур йогынты ясый.