Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
03 апреля 2020 10:18

Апрель аена һава торышы

Россия Гидрометүзәгенең Татарстан буенча фаразы буенча апрельдә уртача айлык температура 4-5 градус җылы булачак дип көтелә, бу уртача күпьеллык нормага туры килә. Булачак явым-төшем –якынча 30 мм, бу ай буена явачак гадәти микъдарга якын.Апрельдә язгы җылы һава торышы тукталачак. Кояш һәм аномаль җылылык салкын һәм кар белән алышыначак, атмосфера басымы...

Россия Гидрометүзәгенең Татарстан буенча фаразы буенча апрельдә уртача айлык температура 4-5 градус җылы булачак дип көтелә, бу уртача күпьеллык нормага туры килә. Булачак явым-төшем –якынча 30 мм, бу ай буена явачак гадәти микъдарга якын.

Апрельдә язгы җылы һава торышы тукталачак. Кояш һәм аномаль җылылык салкын һәм кар белән алышыначак, атмосфера басымы түбәнәя башлаячак. Татарстанга болытлы салкын арктик фронт киләчәк.Беренче өч көндә кискен салкынайта, урыны белән кар ява һәм юеш кар була, җил көчәя. Төнлә термометр баганасы 3-7 гадуска төшә. Көндезен температура 3-7 градус җылыдан артмый. Шулай ук марттагы кебек кыска вакытка һава торышы кискен үзгәрә. Якындагы ял көннәрендә кабат антициклон йогынтысында аязайта, явым-төшемнәр көтелми диярлек, температуа фоны кабат күтәрелә, көндезге сәгатьләрдә 8-13 градус җылы көтелә. Арытаба, атлантик циклон якынаю белән болытлы була, яңгыр сибәли, ә көньяк-көнбатыш җилләр җылы һава алып киләчәк, язгы апрель климаты күрсәткечләре нормада булыр дип көтелә.