Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
06 апреля 2020 10:38

Бәләкәчне ничек пөхтәлеккә өйрәтергә?

Өйдә дә баланың әйләнә-тирәсен, аның ихтыяҗларына туры китереп шундый шартлар тудырырга мөмкин. Тик бераз көч түгәргә һәм сабыр булырга гына кирәк. Иң мөһиме – баланы кечкенәдән тәртипкә өйрәтергә теләк кенә булсын. Бу уңайдан әти-әниләргә түбәндәге киңәшләрне бирергә мөмкин: 1.Өйдәге тирәлекне бала гади генә әйберләрдән файдаланып үз-үзенә хезмәт күрсәтә алырлык итеп...

Өйдә дә баланың әйләнә-тирәсен, аның ихтыяҗларына туры китереп шундый шартлар тудырырга мөмкин. Тик бераз көч түгәргә һәм сабыр булырга гына кирәк. Иң мөһиме – баланы кечкенәдән тәртипкә өйрәтергә теләк кенә булсын.

Бу уңайдан әти-әниләргә түбәндәге киңәшләрне бирергә мөмкин:

1.Өйдәге тирәлекне бала гади генә әйберләрдән файдаланып үз-үзенә хезмәт күрсәтә алырлык итеп оештырырга кирәк.

2.Өйдә баланың буена туры килә торган җиһаз булырга тиеш: урындык, өстәл, җиңел ачыла торган шкафлар, түбән урнаштырылган көзге, киемнәр өчен элгечләр.

3.Җыештыру өчен кирәкле эш кораллары кием: аяк киеме өчен щетка, түгелгән су өчен чүпрәк һ.б., гигиена өчен кирәк яраклар: сабын, теш щеткасы, тарак, сөлге.

4. Кул хезмәте өчен җиһазлар (пластилин, краскалар, клей, кайчы, кәгазь) аерым тартмаларда сакланырга тиеш. Күзәтегез, бала эшен бетергәч җиһазларны үз урыннарына җыеп куйсын.

5. Аш бүлмәсендә шулай ук бала үзенә кирәкле табак-савытны җиңел генә табып ала һәм аш өстәленә китереп куя алырга тиеш.

6. Балага өйдә үсә торган бүлмә гөлләрен ничек карарга, өй хайваннарын ничек ашатырга икәнен өйрәтегез. Балага көче җитәрлек эшләрне башкарырга рөхсәт итегез.

7. Балага өйдәге әйберләрнең барысының да үз урыннары булуын аңлатыгыз. Төрле җиһазлардан ничек кулланырга икәнлеген өйрәтегез.

Фото: pixabay.com