Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
06 апреля 2020 13:08

Казанның балалар бакчалары махсус эш режимына күчте

Россиядә Кытайдан үтеп кергән короновирус пандемисенә каршы тору максатыннан 30 апрельдән 5 апрельгә кадәр яллар игълан ителде. РФ президенты Владимир Владимирович Путин хәлнең кискенләшүен күздә тотып, үзизоляция режимын 30 апрельга кадәр озайтты. Шул исәптән, Казанның балалар бакчалары махсус эш режимына күчте. Шәһәрнең мәктәпкәчә учреждениеләрендә профилактика көчәйтелде, аерым алганда, үткәрү режимы...

Россиядә Кытайдан үтеп кергән короновирус пандемисенә каршы тору максатыннан 30 апрельдән 5 апрельгә кадәр яллар игълан ителде. РФ президенты Владимир Владимирович Путин хәлнең кискенләшүен күздә тотып, үзизоляция режимын 30 апрельга кадәр озайтты.

Шул исәптән, Казанның балалар бакчалары махсус эш режимына күчте. Шәһәрнең мәктәпкәчә учреждениеләрендә профилактика көчәйтелде, аерым алганда, үткәрү режимы көчәйтелде, балаларда температура үлчәнә, һәр 2 сәгать саен җиһазларны дезинфекцияләү чаралары белән эшкәртәләр.

Үзизоляция режимы гамәлдә булган чорда Казанның 25 балалар бакчасында дежур төркемнәр эшли, анда төрле мәктәпкәчә учреждениеләрдән балалар берләшкән. Дежур төркемнәр ата-аналардан иң күп гаризалар килгән балалар бакчаларында формалаштырылган. Хәзерге вакытта аларга 134 бала йөри, мәктәпкәчә учреждениеләрдә 132 хезмәткәр эшли.

Башка мәктәпкәчә учреждениеләрдән балаларны илтер өчен транспорт белән тәэмин ителеш исәпкә алына: баланы якындагы дежур төркем булдырылган балалар бакчасына җибәрәләр.

Мәгариф идарәсе мәгълүматларына караганда, Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарында мондый төркемнәр - 4 балалар бакчасында, Киров һәм Мәскәү районнарында - 6 балалар бакчасында, Вахитов һәм Идел буе районнарында - 8 балалар бакчасында, Совет районында 7 балалар бакчасында ачылган.

Дежур төркем оештырылган якындагы балалар бакчасының адресын белү өчен, кайнар линия телефоннары буенча консультация сорап мөрәҗәгать итәргә мөмкин:

Мәгариф идарәсе: тел. +7(927)400-43-39, +7(927)400-40-71.

Район мәгариф бүлекләре: Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары - тел. +7(927)400-49-17; Вахитов һәм Идел буе районнары - тел. +7(927)400-44-68; Киров һәм Мәскәү районнары - тел. +7(927)400-49-81; Совет районы - тел. +7(927)400-49-82.

Шалтыратулар дүшәмбедән җомгага кадәр 9.00-дән 18.00-гә кадәр (12.00-дән 13.00-гә кадәр тәнәфес) кабул ителә.

 

Фото: kzn.ru