Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
12 мая 2020 06:19

Шалкан (Рус халык әкияте)

Бабай шалкан утырткан. Шалкан көн үскән, төн үскән, бик зур булган. Атналар, айлар үткән, җәй үткән, көз җиткән. Бабай шалканны йолкырга керешкән. Тартып, тартып караган – шалкан чыкмаган. Бабай шалканны үзе генә тартып чыгара алмагач, ярдәмгә Әбине дә чакырган. Әби – Бабайга, Бабай шалканга тотынган. Әй тартканнар, әй тартканнар —...

Бабай шалкан утырткан. Шалкан көн үскән, төн үскән, бик зур булган.

Атналар, айлар үткән, җәй үткән, көз җиткән. Бабай шалканны йолкырга керешкән.

Тартып, тартып караган – шалкан чыкмаган. Бабай шалканны үзе генә тартып чыгара алмагач, ярдәмгә Әбине дә чакырган.

Әби – Бабайга, Бабай шалканга тотынган. Әй тартканнар, әй тартканнар — шалкан һаман чыкмаган. Әби булышырга Кызын чакырган.

Кыз – Әбигә, Әби – Бабайга, Бабай шалканга тотынган. Тартырга керешкәннәр болар. Әй тартканнар, әй тартканнар – шалкан чыкмаган. Әбинең Кызы шалканны тартышырга Акбайны чакырган.

Акбай – Кызга, Кыз – Әбигә, Әби – Бабайга, Бабай шалканга тотынган. Әй тартканнар, әй тартканнар — шалкан һаман чыкмаган, селкенмәгән дә. Акбай ярдәмгә Песине чакырып килгән.

Песи — Акбайга, Акбай – Кызга, Кыз – Әбигә, Әби – Бабайга, Бабай шалканга тотынган. Тартырга керешкәннәр. Әй тартканнар, әй тартканнар – шалкан һаман чыкмый икән. Песи Тычканны чакырып китергән.

Тычкан — Песигә, Песи — Акбайга, Акбай — Кызга, Кыз — Әбигә, Әби — Бабайга, Бабай шалканга ябышкан. Әй тартканнар, әй тартканнар. Җыйнаулашып тарта торгач, шалкан түзмәгән — төбе-тамыры белән каерылып чыккан.

Фото: http://sabyem.ru/