Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
15 мая 2020 12:38

Тузганакның файдасы

Тузганак согы кан составын яхшырта, бавыр, ашказаны асты бизләре өчен файдалы, шлакларны чыгарырга булыша, нерв системаларын, тешләрне ныгыта, күз күремен яхшырта, эчне йомшарта, төрле тән тиресе чирләреннән профилактика булып тора. 1 стакан сокны 4-5кә бүлеп, ашарга 10-15 минут кала эчәргә мөмкин. Сокны һәрвакыт яңасын ясап торсагыз яхшырак. Тузганакның тамыры да...

Тузганак согы кан составын яхшырта, бавыр, ашказаны асты бизләре өчен файдалы, шлакларны чыгарырга булыша, нерв системаларын, тешләрне ныгыта, күз күремен яхшырта, эчне йомшарта, төрле тән тиресе чирләреннән профилактика булып тора. 1 стакан сокны 4-5кә бүлеп, ашарга 10-15 минут кала эчәргә мөмкин. Сокны һәрвакыт яңасын ясап торсагыз яхшырак.

Тузганакның тамыры да файдалы. Моның өчен аны яхшылап юарга, киптерергә һәм кисәкләргә турарга кирәк. Сүрән духовкада 20-30 минут киптерергә һәм кофетарткыч аша чыгарырга. 1 стакан кайнар суга 1-2 аш кашыгы порошок салырга. Көнгә 1-2 тапкыр эчәргә мөмкин. Мондый кофе бавырга да файдалы, ул аллергиядән коткара, хәтерне яхшырта. Тузганактан файдалы салатлар, варенье (кайнатма) эшлиләр.

Тузганак кайнатмасы

300-400 данә сары чәчәкне өзеп, өстенә салкын су салалар. Бер тәүлек торгач, сулы чәчәкне сыгып, ярты литр кайнар су агызалар да 15-20 минут кайнаталар. 1 килограмм шикәр комы, 1-2 лимон турап салалар, 1 бал кашыгы лимон кислотасы сибәләр дә тагын 5 минут кайнаталар. Ул бал төсенә кергәч, ут өстеннән алалар. Кайнатма суынгач, марля аша сөзәләр дә кабат 1-2 минут кайнаталар. Кайнатма әзер. Аны иртән ач карынга ашасаң, файдасы күбрәк.

Автор : Каспранова Ләйсән