Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
18 мая 2020 11:24

Убырлы карчык белән урман кешесенең балалар бакчасына сәяхәте (сценарий)

Уйнаучылар: Алып баручы,                                                                                                               убырлы карчык,                                                                                                   урман кешесе (зурлар),                                                                                                     балалар. Балалар залга керәләр, урындыкка утыралар. Алып баручы:Балалар, буген безга балалар бакчасына хат килде .Әйдәгез карыйк әле, хат каян килгән икән? Адресы урманнан дип язылган. Балалар укыйбызмы?          ”Акыллы балалар, без сездән юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтүгезне сорыйбыз. Иртән сездә булабыз. Убырлы карчык,...

Уйнаучылар:

Алып баручы,                                                                                                               убырлы карчык,                                                                                                   урман кешесе (зурлар),                                                                                                     балалар.

Балалар залга керәләр, урындыкка утыралар.

Алып баручы:Балалар, буген безга балалар бакчасына хат килде .Әйдәгез карыйк әле, хат каян килгән икән? Адресы урманнан дип язылган. Балалар укыйбызмы?

         ”Акыллы балалар, без сездән юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтүгезне сорыйбыз. Иртән сездә булабыз. Убырлы карчык, урман кешесе”                             -дип язып куйганнар.

             (Алып баручы сәгатенә карый).

-         Нишләптер безнең кунаклар соңга калалар. Берәр                                                   нәрсә булмадымы икән? Үзләре иртән иртүк килүләрен дә әйтеп язганнар. Әллә юл кагыйдәләрен белмичә, адашып йөриләр микән?

Җыр көенә убырлы карчык белән урман кешесе керә.                                                     Урман кешесе убырлы карчыкны кулыннан тоткан.

Убырлы карчык: (зарлана). Әздән генә таптамадылар чибәр карчыкны. Барам, беркемгә дә тимим, ә алар каядыр чабалар, уйлап та тормыйлар.

Алып баручы: Нәрсә булды сезнең белән?

Урман кешесе: Юл аркылы чыга идек, әздән генә таптамадылар минем әбекәйне, чибәркәйне.

Алып баручы: Сез ничек юл аркылы чыктыгыз соң?

Убырлы карчык: Матур, зур йортларга карап бара идем, себеркемне югалттым. Эзләргә дип, иелүем булды, шул вакыт машина эләктереп алып китте.

Алып баручы: (Убырлы карчыктан сорый)Машиналар йөри торган юлдан йөрергә, анда туктап торырга ярамый! Җәяүлеләр чыга торган юлдан йөрергә кирәк!

Урман кешесе, убырлы карчык (икесе бергә) Ярый. Нишләп ярамасын?

Алып баручы: Юл аркылы чыкканда, билгеле бер урыннан гына чыгарга кирәк. Балалар әйтегез але, ничек атала бу урын?

Балалар бөтенесе: Зебра- җәяүлеләр йөри торган урын.

Убырлы карчык :Ә, теге атмы ул?   Буй, буй буялган. Сез аны “Зебра” дисезме?

Алып баручы: Без сезгә тагын бер кагыйдәне әйтәбез- юлны светофор куелган җирдән чыгарга ярый!

Убырлы карчык: Каян? Светофор,светофор.Теге агачмы? Басып торучы.(кулы белән курсәтә).

Урман кешесе : Юк, убырлы. Ул шундый утлы багана. Анда шундый матур утлар яна. Без синең белән әллә ничәне узып киттек. Курмәдең мени?               Шундый матур яналар.

Алып баручы: Әйе, матур. Ләкин светофорны матурлык өчен куймыйлар. Әле сез кагыйдә бозып йөрдегез мени? Юл кагыйдәләре белмәү фаҗигага китерергә мөмкин!

Урман кешесе: (балалардан сорый ).Ә нәрсә өчен?

Алып баручы: Балалар сөйләгәнне тыңлап карагыз әле.

1 бала:       Урамны аркылы чыкканда,                                                                                   һәрвакыт башта сулга, аннан уңга кара!

2 бала:       Әгәр кызыл төс янса,

                  Ашыкма бераз түз!-ди.

3 бала:       Сары төс –

                  Әзер бул кузгалырга! –ди.

4. бала:     Ә яшел төс,

                    Җәяүлеләргә юл ачык! - ди.

Урман кешесе: Менә сиңа мә! Ничек бөтенесен аңлап, хәтерләп бетерегә кирәк боларның?! Балалар сез бик белемлеләр.

Алып баручы: Сезгә аңлап, хәтердә калдыру өчен, безнең дусларыбыз- төрле төстәге утларыбыз ярдәмгә килер.

                 (Җыр көенә кызлар чыга.Утлар биюен биләр).

Әйдәгез, убырлы карчык, урман кешесе, бергәләп уйныйбыз. Утларыбыз да сезнең белән уйнарлар.

                                   Уен “Светофор”.

Кызлар кызыл, яшел, сары түгәрәкләрне күтәрәләр,балалар тиешле хәрәкәт ясыйлар. Кызылда тыныч кына басып торалар.сарыда –сикерәләр,яшелдә- бер урында атлыйлар.

Алып баручы: ( убырлы карчыкка, урман кешесенә дәшә).Аңладыгызмы?

Урман кеше,убырлы карчык: Ярамаганны аңладык инде.(Үпкәләп).

Урман кешесе: Карале убырлы ,минем тәртипсезләнәсе килә бит. Бөтен кагыйдәне тыңлап, үтәп торсаң?! Әйдә минем домино бар. Юлга чыгабыз да, утырып уйныйбыз. Болай гына алмадым мин аны, уйнар өчен алдым. Урманнан кадәр күтәреп килдем бит.

Убырлы карчык: Чыннан да, әйдә уйныйбыз. Машиналар бәрелешеп бетсен. Шоферлары талашсын, кычкырсыннар. Ха- ха- ха кызык булачак.

Алып баручы: Бер дә кызык булмас шул, тәртипсезлегез аркасында хастахәнәгә алып китәргә мөмкиннәр .

Урман кешесе: Юк,юк. Хастаханәгә барырга теләмим.

Алып баручы: Менә сезгә тагын бер кагыйдә.

  1. Кайда машина һәм юл,                                                                                   аннан ерак йөрергә тырыш!

Убырлы карчык: Минем дә сезнең белән уйныйсым килә. (Балалар белән уен).

Уен “Бу мин”-дип атала.(Убырлы карчык уенны ничек уйнарга аңлата).

- Кем беренче зебрадан чыгучы?

- Кем автобуста карт әбигә урын бирүче?

- Кем светофорныда күрмичә алдан чабучы?

- Кем светофорның кызыл утына чыкмый?

- Кем светофор төсләрен белә?

- Кем борылышта юл кагыйдәләрен үтәми?

- Кем юл асты юлыннан чыкмый ?

Убырлы карчык: (Урман кешесенә дәшә) Карале, болар юл йөрү кагыйдәләрен беләләр икән. Мин җиңеп чыгармын, дип уйлаган идем.

Урман кешесе: Карале, убырлы, безне урманда югалтканнардыр инде. Әйдә, кайтыйк. Урман патшалыгын тикшереп чыгасы бар.

Убырлы карчык : Бик күңелле булды сезнең белән. Рәхмәт сезгә, күп кагыйдәләр өйрәттегез. Сау булыгыз, балалар.

Алып баручы ,балалар: Сау булыгыз. Юл йөрү кагыйдәләрен бозмагыз! Менә сезгә бездән бүләк.

 

Казан шәһәре Совет районы 8 нче номерлы катнаш төрдәге «Балачак» балалар бакчасы тәрбиячеләре: : Хайбуллина Әлфия Габдрафиковна, Мурзина Лилия Миннахматовна