Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
20 мая 2020 07:29

Тәрбиягә бала алган ата-аналарның пенсияләре артачак

Тәрбиягә бала алган пенсионер ата – аналар июль башыннан индексацияләнгән иминият пенсиясен алачак. Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы бүлеге матбугат хезмәте хәбәр итә. «Башлангыч бәяләүләр буенча, республикада тәрбиягә бала алган 300гә якын пенсионер ата – анага расланган үзгәрешләр нәтиҗәсендә түләүләр арттырылачак», – ди Татарстан Пенсия фонды идарәчесе Эдуард...

Тәрбиягә бала алган пенсионер ата – аналар июль башыннан индексацияләнгән иминият пенсиясен алачак. Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы бүлеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Башлангыч бәяләүләр буенча, республикада тәрбиягә бала алган 300гә якын пенсионер ата – анага расланган үзгәрешләр нәтиҗәсендә түләүләр арттырылачак», – ди Татарстан Пенсия фонды идарәчесе Эдуард Вафин.

Индексацияләнгән иминият пенсиясенә балигъ булмаган балаларның опекуннары яки попечительләре булган пенсионерлар исәп тота ала.

Пенсия фонды бүлекләре 15 июньгә кадәр пенсионер-опекуннарның исемлекләрен актуальләштерергә, ә 24 июньгә кадәр почта һәм кредит оешмалары өчен кирәкле документлар әзерләргә тиеш. Бу индексацияләнгән пенсияләрне нинди дә булса гариза тапшырмыйча түләүне тәэмин итәчәк.

tatar-inform.tatar