Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
22 мая 2020 08:27

Майда бакчачы мәшәкатьләре

Майда бакчага ашлама кертү һәм мүлчәләү мөһим эш. Мүлчә итеп компост, агач чүбе, черемә яки сыйфатлы туфрак кулланырга мөмкин.    Бүген күпләр бакчаларында әкият иле тудыра. Алар чәчәк түтәлләрен декорлау өчен хәтта вакланган пыяла яки гравий вагы куллана. Органик материаллар белән бизәү туфракның сыйфатын яхшырта, шулай ук үсентеләргә яхшы ашлама...

Майда бакчага ашлама кертү һәм мүлчәләү мөһим эш. Мүлчә итеп компост, агач чүбе, черемә яки сыйфатлы туфрак кулланырга мөмкин.

   Бүген күпләр бакчаларында әкият иле тудыра. Алар чәчәк түтәлләрен декорлау өчен хәтта вакланган пыяла яки гравий вагы куллана. Органик материаллар белән бизәү туфракның сыйфатын яхшырта, шулай ук үсентеләргә яхшы ашлама була ала.

Җимеш агач-куакларын майда мочевина белән “сыйлыйлар”. Ашламаны, үскән агач-куакның яшенә карап, квадрат метрга 20-30 грамм чамасы кулланырга киңәш ителә. Кәүсә тирәли сипкәннән соң, күп итеп су сибегез.

Бакчада бу чорда төрле зарарлы корткычларның активлашкан чагы. Иртән, һава җылынып өлгергәнгә кадәр, агачлардан йокымсырап утырган бөҗәкләрне селкеп, җиргә коегыз. Берничә көннән бу эшне тагын кабатлагыз. Әгәр аларны болай гына җиңә алмасагыз, махсус препаратлар кулланырга туры килер. Ләкин моны чәчәк аткан вакытта эшләргә ярамый, чөнки бал кортларын харап итүегез бар. Күпчелек бакчачылар зыянсыз ысуллар белән файдалана, мәсәлән, сарымсак яки нарат төнәтмәләрен сибә.

Көздән агач һәм куаклар утырткан идегезме? Аларның торышын тикшерегез, әгәр тамырлары артык тирән күмелгән булса, үсентене өскәрәк күтәрегез. Тамырлары ачылса, күмегез.

Кура җиләкләре май башында аерым игътибар сорый. Аларның корыган ботакларын кисегез, җимеш бирәселәрен бәйләп куегыз. Чөнки уңыш мулдан булганда аларның сыгылып, сынуы мөмкин. Кура җиләген берничә ысул белән бәйлиләр – казык, җилпәвеч яки шпалера ысуллары белән. Иң уңайлысы һәм ышанычлысы дип соңгысы санала. Моның өчен кура җиләге рәтләренең баш-башына казыклар кагыгыз һәм шулар буйлап ике рәт тимерчыбык сузыгыз. Тимерчыбыкка ботакларны бәйләп куегыз.

Виноградның каплауларын ачып, күтәреп, бәйләп куегыз. Бәйләгәннән соң 3 процентлы нитрофен эремәсе белән эшкәртегез яки һәр куак астына зур-зур өем итеп агач көле салыгыз.

Агачларның штамбларын бакыр купоросы белән эшкәртү иң мөһим эшләрнең берсе. Ләкин, иң башта купкан кайрыны сак кына кисеп алып, яндырырга онытмагыз.

Бакча җиләге түтәленә корткычларга каршы чаралар күрегез, шулай ук ашлагыз. Әгәр җиләкнең тамырлары өскә калкып чыкса, күмеп куегыз.

Газон үстерүчеләр саны артканнан-арта бара. “Газон – аерым тәрбия сорый, аны бәби карагандай тәрбияләргә кирәк”,- ди хуҗалары. Май башында аны тырма белән чистартырга, бар чүпләрен җыярга, аннан махсус минераль составлы ашлама белән тукландырырга кирәк.

     Фото: botanichka.ru

   Автор : Гөлара Арсланова