Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
26 мая 2020 10:47

Талпан гына димәгез...

Май-июнь айларында талпан энцефалиты белән зарарлану куркынычы көчәя төшә. Билгеле булуынча, талпан кеше тәненең сакланмаган урынына - гадәттә кулбаш, муен, күкрәк һәм баш тирәсенә кадала. Әгәр талпан инфекцияле икән, ул кешегә йога. Кадалмасын дисәк, түбәндәге киңәшләргә колак салырга онытмагыз, дуслар. Урманга, бакчага барыр алдыннан дөрес итеп киенергә кирәк. Талпаннар кием...

Май-июнь айларында талпан энцефалиты белән зарарлану куркынычы көчәя төшә.

Билгеле булуынча, талпан кеше тәненең сакланмаган урынына - гадәттә кулбаш, муен, күкрәк һәм баш тирәсенә кадала. Әгәр талпан инфекцияле икән, ул кешегә йога. Кадалмасын дисәк, түбәндәге киңәшләргә колак салырга онытмагыз, дуслар.

Урманга, бакчага барыр алдыннан дөрес итеп киенергә кирәк.

Талпаннар кием астына кермәсен өчен чалбар балакларын кыстырып кияргә, җиң сәдәфләрен каптырырга, я булмаса җеп белән бәйләргә, киемнең якасын да яхшылап каптырырга кирәк булыр.

Урманда озак вакыт булырга туры килсә, һәр ике сәгать саен киемне һәм тәннне карау һәм киемне кагу мөһим.

Әгәр талпан кадалса, травмпунктка мөрәҗәгать итегез – аны саклык белән генә тулысынча тартып алу чарасын күрергә кирәк.

Шул урынга үсемлек мае тамызып, я чәч лагы сиптереп, үзегез дә тартып ала аласыз. Тәннән алынган талпанны изәргә, ташларга ашыкмагыз. Ябыла торган савытка салып, аны тәүлек эчендә лабораториядә илтергә, аның зарарлымы-юкмы икәнлеген ачыкларга кирәк.

     Бер сүз белән әйткәндә, дуслар, саклану чараларын кулланганда үзеңне күп бәлаләрдән сакларга мөмкин булуын онытмыйк.

                       Эмма Әхмәдуллина,

Республика медицина профилактикасы үзәгенең мәгълүмат бүлеге мөдире.

Автор : Таҗиева Руфина