Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
01 июня 2020 13:17

1 июльдән лагерьлар балаларны кабул итә башлый

1 июньнән Казанда балалар лагерьларына юлламалар сату башлана. Ә ял итү оешмалары балаларны 1 июльдән кабул итәчәк. Бу хакта башкаланың коронавируска каршы штабы утырышында Казан Башкарма комитетының Яшьләр эшләре буенча комитет рәисе Айрат Фәизов хәбәр итте. Мәктәп янындагы лагерьлар исә 3 августтан эшләргә әзер. Аларда көнгә кимендә ике тапкыр дезинфекция...

1 июньнән Казанда балалар лагерьларына юлламалар сату башлана. Ә ял итү оешмалары балаларны 1 июльдән кабул итәчәк. Бу хакта башкаланың коронавируска каршы штабы утырышында Казан Башкарма комитетының Яшьләр эшләре буенча комитет рәисе Айрат Фәизов хәбәр итте.

Мәктәп янындагы лагерьлар исә 3 августтан эшләргә әзер. Аларда көнгә кимендә ике тапкыр дезинфекция уздыру шарт. Һәр бүлмәдә махсус бактерицидлы лампалар, антисептиклар урнаштырылачак. Балаларның тән температурасын хезмәт күрсәтүче персонал үлчәячәк. Лагерь территориясеннән кайда да булса китү тыела. Шулай ук чараларга чит кешеләрне җәлеп итү дә ярамый.


shahrikazan.ru