Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
02 июня 2020 12:45

Дөньяда иң татлы тел - ул минем туган телем!

Дөньяда иң татлы тел - ул минем туган телем! hәр милләт кешесе өчен иң матур, иң кадерле тел - үзенең туган теле. Мин, Закирова Гөлназ Ришат кызы, Биектау районы «Калинка» балалар бакчасында тәрбияче булып эшлим. Иң яраткан шөгылем, ул да булса шигырь язу. Хәзер сезнең игътибарыгызга «Минем әни укытучы» исемле...

Дөньяда иң татлы тел - ул минем туган телем! hәр милләт кешесе өчен иң матур, иң кадерле тел - үзенең туган теле. Мин, Закирова Гөлназ Ришат кызы, Биектау районы «Калинка» балалар бакчасында тәрбияче булып эшлим. Иң яраткан шөгылем, ул да булса шигырь язу. Хәзер сезнең игътибарыгызга «Минем әни укытучы» исемле шигыремне тәкъдим китәм.

«Әниең кем?» - диеп сорыйлар

Минем әни-укытучы.

Балаларга белем биреп,

Туры юл күрсәтүче.

Шулай беркөн әни белән

Мәктәпкә барырга булдым.

Яшем 7гә тулмаса да

«Күзәтеп кайтыйм», - дидем

Килеп керүгә мәктәпкә

Барлык бала әнигә:

«Исәнмесез, апа», - диеп

Елмаеп үтеп китә.

Бүлмәләрнең эчләрендә

Ниләр генә юк икән.

«Белем иле» - диеп аны

Юкка әйтмиләр икән.

Кыңгырау шалтырау белән

Барлык укучылар да.

Кыр казларыдай төзелеп

Агылдылар класска.

Әнием дә озак итеп

Тыныч кына нидер сөйләде.

Аның тавышы шундый моңлы иде

Әйтерсеңлә бер җыр көйләде.

Туган илнең сахраларын,

Киң кырларын ул мактады.

Челтерәп аккан чишмәләрен,

Елга-күлләрен ул атады.

Барлык бала белән мин дә аны

Игътибарлык белән тыңладым.

Җир йөзендә иң кирәкле нәр -

Укытучы икәнен мин аңладым!