Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
09 июня 2020 08:29

Җәй көне дә коронавирус хәвефе сакланырмы?

Эссе көннәр башлану белән коронавирус арытаба да таралуын дәвам итәчәк, әмма кешеләр вирусны сирәгрәк йоктырачак һәм сезонлы иммунитетка ия булганга күрә, авыруны җиңелрәк кичерәчәк. Бу хакта Мечников исемендәге фәнни-тикшеренү институтының вакциналар профилактикасы һәм аллергик авырулар иммунотерапиясе лабораториясе җитәкчесе Михаил Костинов “Дождь” телеканалы эфирында сөйләде. “Җылы булуы вируска ошамый. Аеруча аңа...

Эссе көннәр башлану белән коронавирус арытаба да таралуын дәвам итәчәк, әмма кешеләр вирусны сирәгрәк йоктырачак һәм сезонлы иммунитетка ия булганга күрә, авыруны җиңелрәк кичерәчәк. Бу хакта Мечников исемендәге фәнни-тикшеренү институтының вакциналар профилактикасы һәм аллергик авырулар иммунотерапиясе лабораториясе җитәкчесе Михаил Костинов “Дождь” телеканалы эфирында сөйләде.

“Җылы булуы вируска ошамый. Аеруча аңа (вируска – Авт.) кешеләрнең иммун системасы ошамый. Русиялеләрдә ул (иммун системасы – Авт.) башкача корылган. Америка һәм Көньяк Америка халкы иммунитеты белән чагыштырырлык түгел – аларда климат һәрчак бертөрле – җылы”, – дип белдерде иммунолог.

Русиялеләрнең иммунитеты үзенчәлекләре төрле ел фасылларына һәм метеошартларга бәйле, ди ул.

Аннары, Костинов әйтүенчә, вирус ультрашәмәхә нурларны да өнәп бетми икән.

Чыганак: Өмет газетасы

Фото: news1.ru