Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
16 июня 2020 06:05

Татарстанда ел саен йөздән артык сабый бала төрү өстәлләреннән егылып имгәнү ала

Республика балалар клиник хастаханәсенең нейрохирургия бүлеге мөдире Владимир Иванов балаларның башы һәм гомуми авырлыгы нисбәте төрле, шуңа күрә имгәнгәндә башка күбрәк зыян килә дип саный. Мондый хәлләр йөздән артык сабыйда күзәтелгән. Бу хакта ул «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында сөйләде. Табиблар сүзләренә караганда, балаларның сәламәтлеге өчен җаваплылык тулысынча аларның әти-әниләренә йөкләнә....

Республика балалар клиник хастаханәсенең нейрохирургия бүлеге мөдире Владимир Иванов балаларның башы һәм гомуми авырлыгы нисбәте төрле, шуңа күрә имгәнгәндә башка күбрәк зыян килә дип саный. Мондый хәлләр йөздән артык сабыйда күзәтелгән. Бу хакта ул «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында сөйләде.

Табиблар сүзләренә караганда, балаларның сәламәтлеге өчен җаваплылык тулысынча аларның әти-әниләренә йөкләнә. «Әмма кайбер ата-ана, кызганычка каршы, моны аңламый», — диде мөдир.

«Өлкән кеше баланы гел күзәтеп торырга тиеш. „Мин бер генә минутка читкә карап алган идем“ дип аклану дөрес түгел. Баланың һәрвакыт контрольдә булуы зарур. Бу бик мөһим», — дип аңлатты Владимир Иванов.