Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
18 июня 2020 11:11

Кытай табиблары коронавирусның балаларда була торган төп билгеләрен атады

Бизгәк тоту, косу һәм диарея - балаларда Covid-19 коронавирусының төп билгеләре. Бу хакта PLoS Medicine басмасына сылтама белән «Известия» яза. Тикшеренү Кытайдагы дүрт хастаханәдә уздырылган, анда бер айдан 12 яшькә кадәрле булган балаларны тикшергәннәр. Тикшеренү вакытында нәни пациентларда бу авыру җиңел яки уртача формада узган.  Авыручыларның 76 процентында бизгәк булган, шул ук вакытта бу симптом инфекция йоктырган олы кешеләрнең 44 процентында гына...

Бизгәк тоту, косу һәм диарея - балаларда Covid-19 коронавирусының төп билгеләре. Бу хакта PLoS Medicine басмасына сылтама белән «Известия» яза.

Тикшеренү Кытайдагы дүрт хастаханәдә уздырылган, анда бер айдан 12 яшькә кадәрле булган балаларны тикшергәннәр. Тикшеренү вакытында нәни пациентларда бу авыру җиңел яки уртача формада узган. 

Авыручыларның 76 процентында бизгәк булган, шул ук вакытта бу симптом инфекция йоктырган олы кешеләрнең 44 процентында гына күзәтелгән. Балаларның 62 процентында көчле ютәл, 12 процентында диарея һәм косу булган.