Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
20 июня 2020 10:42

«Балагыз бөтенләй йөрмәячәк, өмет итмәгез»

  Ярдәм кирәк! «Сәйдә — беренче, көтеп алган балабыз. Минем йөклелек чоры тыныч кына узды, анализ һәм УЗИ нәтиҗәләре әйбәт иде. Сау-сәламәт бала көттек. Сәйдәне кесарев кисеме юлы аша таптым. Баланың сәламәтлегендәге тайпылыш тугач кына билгеле булды… Табиблар умыртка баганасының бил тирәсендә арка мие бүсере булуын әйттеләр. Баланың аркасында шешкә охшаш бүсер...

 

Ярдәм кирәк!

«Сәйдә — беренче, көтеп алган балабыз. Минем йөклелек чоры тыныч кына узды, анализ һәм УЗИ нәтиҗәләре әйбәт иде. Сау-сәламәт бала көттек. Сәйдәне кесарев кисеме юлы аша таптым. Баланың сәламәтлегендәге тайпылыш тугач кына билгеле булды…

Табиблар умыртка баганасының бил тирәсендә арка мие бүсере булуын әйттеләр. Баланың аркасында шешкә охшаш бүсер капчыгы чыгып тора иде. Ике сәгатьтән Сәйдәне Республика балалар клиник хастаханәсенә реанимациягә күчерделәр. Балага биш көн дигәндә бүсерне алу буенча катлаулы операция ясадылар.

Нейрохирурглар: «Балагыз бөтенләй йөрмәячәк, ятып кына торачак. Башкасына өмет итмәгез», — дип кырт кисте. Ул сүзләрдән соң шок хәлендә калдык, ирем белән икәү еладык.

Шуннан ике ай балалар хирургиясе бүлегендә яттык, чөнки Сәйдәнең операция урыны ачылды. Озак вакыт яра төзәлми интектерде. Аны яңадан тегәргә дип тә уйлаганнар иде, тик аннан соң да ачылып китү куркынычы бар иде, шуңа төзәлгәнен көттек. Аннары да ай ярым хастаханәгә бәйләтергә йөрдек әле.

Сәйдәгә алты ай булганнан соң төрле тернәкләндерү үзәкләренә йөри башладык. Анда баланың йөри алачагына өмет бирделәр. Хәзер Республика балалар клиник хастаханәсенә һәм шәхси тернәкләндерү үзәкләренә йөрибез. Ел саен томография ясап тордык. Соңгы тапкыр Сәйдәне күрсәткәч, арка миен фиксацияләү өчен операция кирәклеген әйттеләр.

Беренче операциядән калган җөйләр Сәйдәнең арка миен кыса башлаган. Нерв импульслары иркен үтә алмый, ул кысылу балага буйга үсәргә, хәрәкәтләнергә ирек бирми. Операция ясап, арка миенә «ирек бирергә» тиешләр. Вакытында операция ясалмаса, бала инвалид булып калырга мөмкин. Операциядән соң бала тулысынча савыкмаса да, үзе йөри алачак.

Тулырак: https://intertat.tatar/