Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
24 июня 2020 10:35

Идел буе федераль округы сулыкларында батып үлгән балалар саны арта

Идел буе федераль округы елгаларында һәм күлләрендә батып үлгән балалар саны арта. Бу хакта ТР Гадәттән тыш хәлләр һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясенең планнан тыш утырышында ТР Кече суднолар буенча баш дәүләт инспекторы Юрий Венедиктов хәбәр итте. Суда балаларның үлүенең төп сәбәбе - аларның өлкәннәр күзәтүеннән башка калуы. Элегрәк...

Идел буе федераль округы елгаларында һәм күлләрендә батып үлгән балалар саны арта. Бу хакта ТР Гадәттән тыш хәлләр һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясенең планнан тыш утырышында ТР Кече суднолар буенча баш дәүләт инспекторы Юрий Венедиктов хәбәр итте.

Суда балаларның үлүенең төп сәбәбе - аларның өлкәннәр күзәтүеннән башка калуы.

Элегрәк «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, 5 июньдә Нурлат янында Кондырча елгасында 14 яшьлек үсмер батып үлгән. Фаҗиганең сәбәбе – коенырга яраклы булмаган җирдә өлкәннәрдән башка коену.

Татарстан Кече суднолар дәүләт инспекциясе мәгълүматларына караганда, балалар сәламәтләндерү лагерьларындагы пляжларда суда балалар үлеме булмаган.

татар-информ