Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
29 июня 2020 08:38

Татарстан дәүләт хезмәтләре кушымтасында яңа түләү ысулы барлыкка килде

«Татарстан Республикасы хезмәтләре» кушымтасында IOS системалы җайланмаларыннан файдаланучылар өчен Apple Pay аша яңа түләү ысулы барлыкка килде. Бу хакта Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. «Татарстан Республикасы хезмәтләре» кушымтасы иң популяр сервисларны һзм хезмәтләрне үз эченә алган. Республикада яшәүчеләр аның ярдәмендә...

«Татарстан Республикасы хезмәтләре» кушымтасында IOS системалы җайланмаларыннан файдаланучылар өчен Apple Pay аша яңа түләү ысулы барлыкка килде. Бу хакта Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Татарстан Республикасы хезмәтләре» кушымтасы иң популяр сервисларны һзм хезмәтләрне үз эченә алган. Республикада яшәүчеләр аның ярдәмендә табибка языла, Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен штрафларны, торак-коммуналь хезмәтләре өчен түли, шулай ук электрон көндәлекләрдә балаларның билгеләрен карый ала.

Кушымтада «Балалы гаиләләргә түләүләр» дигән махсус бүлек тә булдырылган. Анда РФ Президенты Владимир Путин инициативасы белән Covid-19 коронавирусы пандемиясе чорында гаиләләргә күрсәтелә торган ярдәм чаралары турында тулырак мәгълүмат бирелгән.